Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган.
Шул хакта 2016 елның 12 апрелендә имзаланган 339 нчы Указ ТР Президентының рәсми порталында урнаштырылган.
