Дарья быел да сынатмады
“Казан ярминкәсе” мәйданында мәктәп укучылары арасында “Мин – оста!” республика бәйгесенең финалы үтте. Анда Зәй районы мәктәпләреннән 2 укучы укытучылары белән катнашты. Алар Илназ Гәрәев (Түбән Биш мәктәбе), Дарья Лопатина (7 нче мәктәп). Дарья бәйгедә нәтиҗәле чыгыш ясап, өченче урын алуга иреште. Ул “Пирамида” эшлекле-күңел ачу үзәгендә бәйгене тантаналы төстә ябу барышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан бүләк алды. Мондый бәйгеләрдә ул берничә тапкыр шундый югары дәрәҗәгә иреште.
