Зәйдә эшмәкәрлек өлеше 18 процент тәшкил итә
Зәйдә бүгенге көндә 273 кече предприятие, 1129 эшмәкәр исәпләнә, узган ел исә алар 15кә күбрәк булган. Эшмәкәрлектә төп керемне күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре (29 процент), төзү белән шөгыльләнүчеләр (15), эшкәртү (8), күчемсез милек, (аренда операцияләре) белән шөгыльләнүче оешмалар (16), транспорт һәм элемтә (8), авыл хуҗалыгы предприятиеләре (7) бирә. Соңгы елларда эшкуарлык тармак структурасы әллә ни үзгәреш кичермәде-кичерүен. Тулаем алганда, район икътисадында эшмәкәрлекнең өлеше 18 процент тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә.
