Әлмәттә саллы вакыйгага олы флешмоб оештырдылар [+ФОТОЛАР]
Моңарчы күрелмәгән тамашага йөзләгән кеше килде.
12 апрель көнне әлмәтлеләр тарихка кереп калырдай зур вакыйга шаһитлары булды. Нефтьчеләр мәйданында мәктәп укучылары катнашында масштаблы флешмоб узды. Ракета формасында тезелеп басып, Юрий Гагарин галәмгә очар алдыннан әйткән канатлы «Поехали» сүзен төзеде алар. Күктән караганда бу чын мәгънәсендә йөрәкне жу иттерердәй күренеш булды. Квадрокоптер (кечкенә самолетка беркетелгән видеокамера) күктән тезелеп баскан укучылар алкышлавын төшерде. Җирдә басып торып кына бу флешмобның колачын тоеп булмады билгеле, ләкин биеклектән хактан да матур килеп чыкты ул.
