Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2016

Кулланалар икән, сыйфатлысын сайласыннар

0

Районда алкогольле эчемлекләр сату даими контрольдә тотыла. Моның белән башкарма комитет каршында эшләп килүче ведомствоара комиссия дә шөгыльләнә. Ай саен үткәрелә комиссия утырышлары. Һәм аларда безнең кибетләрдәге аракы-шәрабләрның сыйфаты, ассортименты, аракыны законсыз сатуга каршы көрәш, аның кеше, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә зыяны кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай төбәк органы контроль-инспекция бүлеге белгече Вера Макарова әйтүенчә, гыйнвар-февраль айларында кибетләрдән 27594 литр алкогольле продукция  сатылган, шуның 19467 литры – Татарстанда җитештерелгән аракы.

–Алкогольле эчемлекләр куллануны беркем дә, берничек тә аклый алмый, билгеле. Әмма күз йомып, барны юк дип әйтеп булмый бит инде – аракы табынга еш куела, ул – иң күп сатылучы товарларның берсе. Шулай булгач, без сатып алучыга сыйфатлы, технология таләпләренә җавап бирерлек продукция сатылуын гарантияләргә тиеш. Шул максат белән район үзәгендә һәм авыллар кибетләрендә еш кына тикшерүләр үткәрәбез – махсус аппарат ярдәмендә акциз маркаларын тикшерәбез. Әлегә кадәр “сулдан кергән” аракыны кибеттән сату очракларын ачыклаганыбыз юк анысы,–ди Вера Евгеньевна.

Аның әйтүенчә, кибетләрдә җаның ниндиен тели, шундый эчемлек табарга була – ассортимент кайчан 50 дән артык исемдәге эчемлек тәкъдим итә! Татарстанда җитештерелгән аракыны “Арыш мае” һәм аның “Кыз” предприятиесе “Тансу-Регион” фирмалары, “Әлки кулланучылар җәмгыяте реализацияли. Яңа ел башыннан аракының сыйфатын ачыклау өчен бердәм дәүләт автоматик мәгълүмат системасы (ЕГАИС) кулланыла башлады. Дөрес, әлегә ул бераз “чатанлап” эшли, кайчак мәгълүмат алу өчен шактый вакыт сарыф итәргә туры килә. Әмма кибетләр күпләп сату предприятиеләреннән аракыны шушы система аша уздырып кына алалар икән хәзер.

–Һәр кибетче алкогольле продукция китерүче фирманы үз файдасыннан чыгып сайлый. “Татспиртпром” продукциясен Чистай шәһәрендәге “Алкоторг”тан китереп бирәләр,–ди Вера Макарова.

Әйе, хәзер кибетләрдә товар җитәрлек. Шул исәптән аракы да. Туксанынчы еллардагы аракы чиратларын, кычкырыш-талашны искә төшерсәң, әйбәт инде. Әнә бит бездә хәзер күренекле “Бристоль” фирмасы кибете дә эшли башлады. Әмма сүз шул гади азык-төлек турында түгел, аракы турында бара. Аның зарары һәркемгә билгеле. Табиблар да кисәтә: узган 2015 елда инфарктан өйләрендә үлгән 8 әлкиленең 6 сы шактый вакыт исереп йөргән, ахыр килеп, аларның йөрәкләре чыдамаган, тибүдән туктаган. Күпме кешенең сәламәтлеге какшый, гомере кыскара аракы эчү аркасында! Хокук саклаучылар исә балигъ булмаганнар арасында сыра, шәраб, аракы куллану очракларының күбәюе хакында чаң суга.

–2014 елда үсмерләр тарафыннан алкогольле эчемлекләр куллануның 2 очрагын теркәгән булсак, 2015 елда инде шундый 5 очрак теркәлде. Шунысы куркыныч, аракы эчеп исергән үсмерләр елдан-ел “яшәрә”бара – безгә 12-13 яшьлекләр белән эш итәргә туры килә. Коточкыч бит бу!–ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлнур Сәгыйтова.

Димәк, бу балаларга аракы сатучылар бар!

–Әйе, андый фактлар да очрый дөрес, бәхеткәдер, бик аз, былтыр бер генә булган иде, быел менә тагын шундый хәлгә юлыктык. Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек яисә тәмәке сатучыга 30-50 мең сум штраф салырга, икенче тапкыр шундый эшне эшләүчеләргә карата җинаять эше ачарга мөмкиннәр,–дип раслый. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты Вера Макарова һәм мондый очракларга тап булганда 21-0-95 телефоны буенча үзләренә хәбәр итәргә чакыра.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net