Пенсия Фонды идарәсе 2015 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды
Зәй районы буенча Пенсия Фонды идарәсендә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча коллегия утышы үтте. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман, Татарстан буенча пенсия Фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Галина Новодранова катнашты. Еллык эшчәнлек буенча хисапны идарә башлыгы Ринат Рәхмәтуллин ясады. Аның чыгышын бүлек башлыклары Халидә Казиева һәм Лилия Әгъләмова тулыландырдылар. Соңыннан Пенсия Фонды идәрәсеоешга 25 ел тулу уңаеннан озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Лилия Камалюкова белән Лилия Әгъләмоваларга күкрәк билгеләре тапшырылды.
