“Ялта Зәй”дә Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары бара
“Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары бара. Анда Россияннең төрле төбәкләреннән 24 командада катнаша. Егетләр классик һәм ирекле стильдә -10, кызлар 5 чакрымга узышты һәм эстафета ярышларында көч сынашты. Татарстан командасы составында Зәйдән Дмитрий Бортных та бар.
