Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2016

Кинәт кенә сәхнә кешесенә әверелгән Лениногорск егете белән әңгәмә

0
Моннан өч ел элек беренче тапкыр шәһәр сәхнәсендә күренгән Рамил Габитов тиз арада күпләрнең яраткан җырчысына әверелде. 

-Рамил, мәдәният өлкәсенә кереп киткән вакытыңны искә төшерсәк... 
-Гадәттә, җырчылар кечкенәдән үк сәхнәдә була, музыка мәктәбендә укый. Ә мин 25 яшемдә кинәт кенә, үзем дә сизмәстән, җыр-моң дөньясына кереп киттем. Дөрес, өйдә үзем генә калганда музыка куеп, кычкырып җырлый, шулай ук армиядә булганда гитарада уйнап, үзем чыгарган җырларны көйли идем, әмма сәхнәгә чыгарга уйламадым. Моңа үзем иҗат иткән җыр сәбәпче булды. “Я хочу с тобою быть” җырын аранжировкалап, студиядә яздырып социаль челтәргә куйганнан соң Мәдәният сарае белгече Илсөяр Федюкевич мине үзенә чакырды. Тыңлап караганнан соң: “Тавышың бар, сиңа сәхнәгә чыгарга кирәк”, диде. Бу Әниләр көне алдыннан иде. Яңа җыр өйрәнергә биреп, мине шунда ук бәйрәм концерты программасына да керттеләр.
 
-Кинәт кенә булдымы соң ул? Гитарада уйнап, үзем язган җырларны башкара идем дисең бит...
-Төгәлрәге, музыка белән кызыксынуым сигезенче сыйныфта укыганда башланды. Санаторийга ял итәргә баргач малайлар белән җыелышып,  магнитофонда музыка куеп, үзебез рэп такмаклап, аны кассетага яздыру белән мавыккан идек. Ул миңа ошап китте, өйгә кайткач та мин аны дәвам иттем. Аннан компьютер пәйда булгач, махсус программа ярдәмендә музыка чыгарып, җырлый идем. Сәләтем кечкенәдән булгандыр инде, әмма аны үстерү өчен бер нәрсә дә эшләмәдем. Минем өчен ул мавыгу гына иде. 
-Чандыр гына гәүдәле Рамилдән шундый көчле тавыш, моң кайдан чыга?
-Белмим. Кайберәүләр, мине беренче тапкыр тыңлаучылар: “Син үзең җырламыйсыңдыр әле”, дип шикләрен дә белдерә. Бу аңлашыла да, чөнки сөйләшкәндә тавышым бөтенләй башка бит. Аның үз кагыйдәсе бар, тавыш тембры вокал тын алуга бәйле. Минем күбрәк баритонга туры килгәнгә, җырлаганда үпкә белән түгел, эч белән сулыш алам. 
-Белүебезчә, шушы көннәрдә Мәдәният сараенда беренче концертың була. Шуңа әзерлек эшләре белән йөрисеңдер? 
-Әйе, 17 февральдә лениногорскилыларга тәүге концертымны тәкъдим итәчәкмен. Аны уздыру идеясы төрле бәйрәм чараларында чыгыш ясаганнан соң иҗатымны үз итүче тамашачылар килеп: “Ник бер җыр гына башкардың, тагын җырла, сине озаграк тыңлыйсы килә”, дигәч декабрь аенда туды. 
 
-Программасын кем төзеде? 
-Концерт өч өлештән торачак. Монда рус һәм татар җырлары кергән. Программаны Мәдәният сараеның баш белгече Неля Чубатова төзеде, шуңа аңа бик зур рәхмәтлемен.
 
(Яшь җырчы белән әңгәмәнең тулы варианты “Заман сулышы”ның 12 февраль санында)
 
17 февральдә 19.00 сәгатьтә  Рамил Габитов Мәдәният сараена үзенең концертына чакыра





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net