Казан урамында ЮХИДИ инспекторлары трактор артыннан куган
Элеге хәл узган төнне булган.
ДТ маркалы трактор артыннан ут ачып куа килгән инпекторларны күрүчеләр хәлне телефонга төшереп интернет челтәренә куярга ашыккан. Трактор шулкадәр тиз килгән, аны туткату өчен инспекторларга ут ачарга туры килә. Тәгәрмәчләре тишелгән техника шуннан соң гына туктарга мәҗбүр була.