Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2015

Дәүләт хезмәтләре порталында никахны теркәү җиңеләя

0

Элек Порталдан файдаланучылар язылышуга бары тик алдан гариза гына бирә ала иде.

Гариза биргәннән соң, аларга үз ниятләрен раслау өчен ЗАГСка өстәмә килергә һәм гаризаның кәгазь данәсенә кул куярга кирәк иде. Бүгеннән әлеге хезмәт тулысынча электронлыга әйләнде: яңа версия гаилә коруны теркәү вакытын сайларга, дәүләт пошлинасы түләргә, тулысынча электрон күренештә гариза бирергә мөмкинлек тудыра һәм шәхесне раслау һәм гаризаның кәгазь данәсен имзалау өчен ЗАГС бүлегенә килү зарурлыгын алып ташлый. Әмма моның өчен кулланучының гади электрон имзасы булырга тиеш.
Гади электрон култамганы өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин. Моның өчен Россия Федерациясе дәүләт хезмәте күрсәтүенең Бердәм порталында теркәлергә, таләп ителгән мәгълүматларны тутырырга (фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен, паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛСны), ФМС һәм ПФР мәгълүмат базалары буенча кертелгән мәгълүматларны автоматик тикшерү узуны көтеп торырга кирәк. Кагыйдә буларак, теркәүнең бөтен процедурасы 20 минуттан артык вакытны алмый. РФ дәүләт хезмәт күрсәтү Порталыннан логин һәм пароль гади электрон имза булып торачак.
Гариза бирү өчен РФ дәүләт хезмәте күрсәтү Порталыннан логин яки пароль ярдәмендә Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү Порталында кияүгә яки кәләшкә авторлашырга һәм гаризаның үз өлешен тутырырга кирәк булачак. Шуннан соң, гариза икенче гариза язучының Шәхси кабинетына өстәмәләр кертү өчен җибәреләчәк. Сайлап алынган вакытны һәм гариза мәгълүматларын ике як та раслаганнан, шулай ук дәүләт пошлинасы түләгәннән соң, гариза ЗАГСның сайлап алынган бүлегенә тапшырылачак. Гаризага җавап киләсе эш көне дәвамында Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү Порталында кияү белән кәләшнең Шәхси кабинетларына киләчәк.
Шуны да әйтеп китик, хезмәт күрсәтүнең моңа кадәрге версиясе шулай ук эшләвен дәвам итә: никахны теркәү вакытын сайлап алу мөмкинлеге, дәүләт пошлинасы түләү һәм Порталда язылышуга алдан гариза бирү саклана. Никахны теркәүгә алдан гариза биргәннән һәм ЗАГС тарафыннан ул хупланганнан соң, кияү белән кәләшкә, никахны теркәү көненә кадәр бер ай да ике көннән дә соңармыйча, шәхесне раслау һәм кәгазь гаризаны имзалау өчен үзләре сайлап алган ЗАГС бүлегенә килергә кирәк.
Тагын шуны да өстик, никах теркәүгә гариза бирү – Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү Порталының иң популяр гариза язу хезмәтләренең берсе. 2015 елның 9 ае эчендә монда 22,8 мең алдан гариза бирелгән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net