Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2015

Илсөя Бәдретдинова әбисен искә төшерә

0
Минем әби – Зәйнәп карчык, гаҗәеп гадел, усал карчык иде. Үлгәненә 18 ел инде. Авылда әле булса әбинең сүзләрен кушып сөйләшәләр.
Ул 25 яшендә ике бала белән тол калган. Ачы сугыш еллары... бабайны үтергәннәр, әбинең кулында урын өстендә яткан каенана калган. Әби, мәрхүмәкәем, эш эзләп, өчесен дә алып, бүтән авылга күчеп утырган. «Зәйнәп бит ул берүзе урманнан бүрәнә ташып, йорт салды», – дип сөйлиләр авылда. Алдынгы сыер савучы! Орден-медальләре бихисап. Истәлек итеп саклыйбыз. Күрәсең, яшьли тормышның ачысын ныклап татыгангадыр инде, әби бик акыллы иде. Артык сөйләшмәсә дә, күз карашы белән кадак­лап куя торган. Шул Зәйнәп әбинең кайбер сүзләрен язасы килә бүген.
 
Беркемгә ышанма. Ышанган кыяфәт чыгарып елмаеп тор. Алдадым моны, дип шатлансын. Мең тапкыр тикшермичә эш эшләмә. Бу заманда кемгә-кем кирәк.
 
Гайбәттән дә начары юк. Сиңа кемдер турында гайбәт сөйләгән кеше, синең турында да сөйләячәк. Дөньяда бер яхшы кеше дә юк. Дөньяда бер начар кеше дә юк.
 
Кеше алдында елама. Беткән бит бу, дип уйламасыннар. Авызыңда кара кан булса да төкермә. Дошманнарыңны сөендермә.
Бер туганга икенче туганы турында начар сүз әйтмә. Гомере буе дошманлашып йөргән туганнар да берәр дуслаша. Җан тартмаса, кан тарта. Синнән дә начар кеше булмас.
 
Дустыңны сынап карар өчен, бурычка акча сорап кара, йә берәр ярдәм. Шуннан күренә инде ул... Аннары «тузга язмаган» берәр хәл уйлап чыгарып, шуны сер итеп кенә сөйлә... һәм көт... Күпмедер вакыттан бу сүз башка кешедән ишетелсә, үзең чамала инде.
 
Кияүгә чыкканчы, очраша торган егетеңне дусларың янына алып барып, нык кына эчереп кара. Исерекнең чын йөзе ачыла аның. Читтән генә күзәт. Менә шушы кеше белән гомер буе яшәргә кирәк булачак. Яшь чагындагы исерек холкы, олыгайгач, аек көенә дә шундый ук булачак.
 
Синең кимчелекләреңне күзеңә карап әйтә торган кешене якын ит, хөрмәт ит. Елмаеп йөри торганнарыннан курык.
 
Сабыр бул. Бөтен нәрсә дә кайчан да булса үтә.
 
Бөтенебез дә бер генә тапкыр яши. Бөтенебезне дә әни чәбәкләп, бәхетле булсын, дип үстергән. Кеше сүзенә карама. Кеше «чәйни-чәйни» дә туктый ул. Үзеңә ничек кулай – шулай яшә.
 
Кеше каргама. Кешенең каргышыннан курыкма. Каргыш ул ике яклы нәрсә. Ходай үзе хәл итә. Күз яшеннән курык. Син рәнҗеткән кешенең күз яше төшми калмас.
 
...Дөресен генә әйткәндә, әби әйткән сүзләр бик күп. Еллар үткән саен, бу сүзләрнең мәгънәсе дә ныграк аңлашыла. Тик кайберләре эш эшләнгәч, соң гына барып җитә шул.
 
http://matbugat.ru/





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net