Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2021

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мәҗбүри вакцинацияләү оештырыла

0
Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре хезмәт күрсәтү, транспорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренең һәм түрәләрнең 60 процентын коронавируска каршы вакцинацияләү турында карар чыгарды. Бу турыда карар имзалаган ике субьектның баш санитар табиблары моны коронавирус йоктыручыларның кисәк артуы белән аңлата.


Эш бирүчеләр 15 июльгә кадәр вакцинаның беренче өлеше (яки бер өлештән генә торган вакцина) белән вакциналауны, 15 августка икенче өлеше белән вакциналауны оештырырга тиеш.


Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә COVID-19 драматик рәвештә тарала бара дип белдерде. Бу турыда Собянин үз блогында язды.


Мәскәү хастаханәләрендә коронавирус белән авыручы 12 меңнән артык кеше ята. Авыру йоктыручылар саны белән Мәскәү инде былтыргы иң югары дәрәҗәләргә җитте ди мэр. Авырудан саклану чарасы буларак Собянин вакцина кадатуны күрә һәм бу эшне тиз арада оештырырга куша.


Пандемиядән бары мәҗбүри вакциналау аша гына котылып булачагын кичә Мәскәүдәге коронавируслы авырулар дәваланучы Коммунарка хастаханәсе баш табибы Денис Проценко да белдерде. Ул шулай ук үз хастаханәсендә 407 кешенең сулыш юлларын ясалма җилләтү җиһазларына тоташтырылганлыгын һәм моңарчы беркайчан да андый зур санда кешеләрнең тоташтырылганы булмаганлыгын белдерде.


Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бар ил буйлап мәҗбүри вакциналау тәртибе кертү планы әлегә булмавын белдерде. Элегрәк "Интерфакс" хөкүмәттәге үз чыганагына таянып бу мәсьәлә һәр төбәктә эпидимиологик вазгыятькә карап, аерым хәл ителәчәк дип хәбәр иткән иде.


26 майда Русия президенты Владимир Путин коронавируска каршы мәҗбүри вакциналау ярамавын әйтте.


Соңгы ике атнада Русиянең күп кенә төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны кисәк арта бара, яңадан чикләүләр кертелә, аерым алганда күп халык катнашында чаралар уздыру тыела. Мәскәү өлкәсендәге быелгы Сабантуй бәйрәме дә шул сәбәптән кичектерелде.


Русиядә вакцинацияләү Европадагы уртачадан дүрт тапкыр калыша. Әлегә бары һәр унынчы кеше генә вакцинаның беренче булса да өлешен кадаткан.


Рәсми саннарга караганда, 16 июньгә бер тәүлек эчендә Русиядә 13 397 кешедә коранавирус ачыкланган. Шуларны яртысы диярлек — 5782 очрак Мәскәүдә.


Сишәмбе Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада COVID-19ның 38 штаммы ачыклануын, шул сәбәпле әлеге чирнең көчәя баруын белдерде.


Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net