Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2015

Зәй халкы республика һәм шәһәр көнен зурлап билгеләп үтте

0

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүген зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары ТАССР төзелүгә - 95, яңа дәүләтчелек оешуга 25 ел тулуга багышланган һәм шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаштылар, күңелле, актив ял иттеләр. Бәйрәмне яшьләр эшләре идарәсе белгечләре көндездән үк балалар арасында кәгазь самолетлар ясау, викторина сорауларына җавап бирү, «Пилот», «Истребитель», «Стрела» командалары арасында күңелле спорт ярышлары оештырып башлап җибәрде. Балалар уеннарын яшь парлар үзара бәйгедә көч сынашып дәвам итте. «Энергетик» мәдәният сарае үзенә җыйган кәләш һәм кияуләр арасында игълан ителгән « Туй шаукымы» конкурсында шәһәр, районыбызнең 9 яшь пары туй киемнәреннән бәйге сынаулары үтте. Үзенчәлекле сорауларга җавап бирүдә, туй вальсын биюдә, кәләш-кияүләргә аерым-аерым куелган биремнәрне үтәүдә иң-иңнәр дип өч пар табылды. Алар Елена һәм Сергей Харитоновлар, Галина һәм Александр Даниловлар, Елена һәм Максим Куличковлар. Яшь парларга киләчәктә матур тормыш һәм гүзәл Зәебездә матур, акыллы балалар үстереп, гөрләп яшәүләрен теләп район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов «Ривьера» паркында ял итү мөмкинлеге бирүче сертификатлар тапшырды.

Ә мәйданның юл билгеләре куелган урынында, шәһәр көнендә традицион төстә үткәрелүче «Автоледи» ярышы страт алды. Монда машина йөртү буенча 34 еллык стажы булган Надежда Чуприкова, 18 ел руль артында үзен иркен хис итүче Людмила Шиапова, бер дистә ел чамасы машинада хәрәкәт итүгә күнеккән Роза Нургалиева, 9 ар еллык стажлы Ольга Тугашева һәм Гөлнара Перцевалар зигзаг ясап йөрүдә дә, юл кагыйдәләрен төгәл белүдә дә, иҗади ярышларда да көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 2015 елгы Зәй автоледие исемен Ольга Тугашева алды. Икенче белән өченче урыннарны Гөлнара һәм Надежда ханымнар бүлештеләр. Аларга истәлекле бүләкләрне ЮХИДИ юүлеге исеменнән Вадим Иванов тапшырды.

Бәйрәмнең төп өлеше исә ТАССР төзелүгә - 95, яңа дәүләтчелек оешуга 25 ел тулуга багышланган карнавал йөреше, шәһәр-районда уңышлы эшләп килүче оешма-предприятиеләр, иҗат коллективлары, спортчыларның тамашачыларны сәламләп үтүе белән башланды. Районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елы уңаеннан авыл җирлекләре әзерләгән, төрле хезмәт ияләренә багышланган күренешләр дә соклангыч иде. Анда борынгы кешеләрдән алып бүгенге чорның иң актуаль һөнәр ияләрен хезмәттә күрергә мөмкин булды.

Зәйлеләрне, кунакларны республика, шәһәр көне белән тәбрикләгәннән соң башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов «Хезмәт кешесе» район бәйгесе җиңүчеләрен котлады, аларга акчалата премияләр тапшырылды. Ә бәйге җиңүчеләре дип «Шәһәрне яшелләндерү үзәге» хезмәткәре Нәкыя Кәлимуллина, ГРЭСның баш инженеры Дмитрий Прохоров, «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Валерий Ильин, «Нива» комплексы башлыгы Валентин Носов табылды. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау кәгазьләре белән нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен, туган көннәре уңаеннан «Восток» агрофирмасыннан Александр Романов, Раушания Уразмановалар тәбрикләнде.

Матур бәйрәм чараларын мәйданда бизәлгән сәхнәдә районыбызның сәнгать әһелләре, «Джинсовые мальчики» дуэты, Казаннан Илсаф һәм Мәскәү артистлары күркәм чыгышлары белән бизәде. Күңел ачу караңгы Зәй күгенә сибелгән аллы-гөлле утлар белән тәмамланды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net