“Әлмәт таңнары” иң оста хуҗабикәне эзли
Быелгы җәй уңышлы булды: җиләк күп, чия эре, кура җиләге һәм карлыган да шактый, диләр. Инде алма да агачларда түгәрәкләнеп килә. Мөгаен, күпләребез җәйге мул уңыштан төрледән-төрле кайнатмалар, компотлар ясап куйгандыр. Җиләккә баргач, кып-кызыл тәлгәшләр янында төшкән фотосурәт исә һәркемнең альбомында табылыр.
“Тәмле җәй” дигән бәйгене дә без мул уңыш уңаеннан игълан итәбез. Җәй, аның сый-нигъмәтләре, урман, табигать белән бәйле фотосурәтләрне безгә җибәреп, “Әлмәт таңнары”ның кызыклы бүләген сез дә ота аласыз.
Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 25 июльгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына “Тәмле җәй" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
