Әлмәттә Россия көнен бәйрәм иттеләр
“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда “Яратам, беләм, рәхәтләнеп җырлыйм” исеме астында флешмоб оештырдылар.
Яшьләр анда Россиягә багышланган җырлар башкардылар, балалар өчен дә уеннар оештырылган иде. Шушында ук паспорт тапшыру тантанасы да уздырылды. Бәйрәм биредә бергә җыелышып Россия гимнын башкару белән тәмамланды.
Шәһәр паркында илебез тарихына багышланган викторина уздырылды. Монда әле дә халык бәйрәм итүне дәвам итә. Россия көненә багышланган чаралар паркта иртәгә дә дәвам итә.
