Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Аның чәкчәген французлар үз иткән

0

Сабантуйлар җитә, һәркем күңелле мәшәкать белән яна. Имәнлебаштан Нурлыбанат апа Имамиева ел да бәйрәм табынына орлыклы төш пешерә. Элек-электән Сабантуйларга орлыклы төш пешереп, аны катырырга кар базларына куя торган булганнар. Нурлыбанат апа тумышы белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылыннан. Ул Имәнлебашка килен булып төшкән. Әнисе Бәдернисадан өйрәнгән әлеге һөнәрен бүген дә онытмый: аны кызлары Рамилә, Гөлшат, оныклары Айсылу белән Таңсылуга да өйрәтә. Эш үзенчәлекләрен авылдашлары белән дә теләп уртаклаша.

Һөнәр һөнәрне арттыра, дип юкка әйтмиләрдер. Нурлыбанат кечкенәдән чәкчәк пешерергә өйрәнә, аннан орлыклы төш пешерү серләренә төшенә. Соңгысы киндер орлыгыннан пешерелә иде, хәзер аның урынына көнбагыш кулланыла, ди уңган хуҗабикә. Әлеге ризыкларны пешерергә кайлардан гына заказлар белән килмиләр  аңа. Күңеле керсез, киң булгангадыр, Нурлыбанат апаның ризыклары ашап туйгысыз тәмле, йомшак килеп чыга.

Һәрнәрсәгә өлгер ул: өлкән яшьтә булса да, авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Энҗекәй” фольклор ансамбленә йөри, аның белән “Түгәрәк уен” республика татар  фольклор фестивальләрендә, “ТНВ - Яңа гасыр”  телевизион каналы оештырган “Аулак өй” тапшыруларында үзешчән, аш-су остасы буларак та катнаша. Соңгысына алып барган орлыклы төшенең тәмлелегенә тапшыруны алып  баручы Роза белән Зиннур да шакката. Орлыклы төш затлы милли ризыклардан санала. Шунысы игътибарга лаек, Нурлыбанат апа чәкчәген  французлар да үз иткән хәтта. Гади авыл апасының французлар белән нинди бәйләнеше бар диярсез? Ничек кенә әле. Монысына авылдашы, мәдәният йорты директоры, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Зәйдәге җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова сәбәпче. Узган ел Энҗе Казанда  узган II Халыкара татар хатын-кызлары форумына Нурлыбанат апа пешереп биргән дүрт кырлы, сигез килограммлы чәкчәк белән барган.  Аның чәкчәге форумда игътибарга лаек булгып, аны Франциядән килгән делегация алып киткән иде. Күптән түгел башкалабызга әлеге илдән  III Халыкара татар хатын-кызлары форумына килгән хатын-кызлар, Нурлыбанат апа чәкчәген бар кешегә авыз иттергән идек, телләрен йота яздылар, аңа бик зур рәхмәтләр белән сәлам юлладылар, диләр Энҗе ханымга. Бу Зәй йөзен дә билгели бит.

Якташыбызның осталыгы “Сөембикә” журналы җитәкчелегенә дә килеп ирешкән. Бу көннәрдә бөтен дөньяга таралучы әлеге журналның редактор урынбасары Гөлнур ханым Сафиуллина Имәнлебашкакилеп, Нурлыбанат ападан орлыклы төш пешерү серләрен өйрәнеп китте. Нурлыбанат апа әлеге һөнәре буенча мастер-класс күрсәтергә өйрәнеп беткән, без - журналистларны, гади генә итеп, әлеге затлы ризык пешерү серләренә төшендерде. Кыскасы, журналның бер санында Нурлыбанат апа Имамиева һәм аның орлыклы төше турында язма урын алачак.

Орлыклы төшкә килгәндә, ул чәкчәк кебек. Чәкчәгенең йомшак булу сере - сыекмайга бераз ат мае куша икән. Ат мае бернинди дә ис бирми, төшне авызда уалып тора торган итә икән. Әйткәнебезчә, орлык урынына көнбагыш куллана ул. Көнбагышны берничә кат юып, аны иттаркыч аша берничә мәртәбә чыгара. Әзер төшне бал һәм әлеге орлык белән болгата, массаны йомрылап савытларга сала.  Кыскасы, Нурлыбанат апаның орлыклы төш һәм чәкчәк пешерергә савытлары да, кулы да килешкән, аңа күз дә иярми.

Менә шундый уңган-булган, сәнгатькә гашыйк апаларыбыз милләтне яшәтә дә инде.                                                                 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net