Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Сабантуйны Чуашиядән башладык

0

Чуашия башкаласы Чабаксарда республика Сабан туе май аенда ук узды. Ул “Локреевский лес” дип аталган мәдәният һәм ял паркында оештырылган иде. Чуашия Сабан туенда  Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә Әлки муниципаль районы да катнашты.

 

 

Без кая да  яңгыр алып барабыз

Районыбызның  Чуашиядә Сабан туе үткәрүдә  беренче генә катнашуы түгел. Ә соңгы берничә елда әлкилеләр Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә милли бәйрәмебезне оештырырга ярдәм иттеләр. Быел менә янә спортчылардан, үзешчән артистлардан торган зур делегациябез Чуашстан республикасына юл тотты.

Базарлы Матактан Чабаксарга кадәр навигатор 360 километр араны күрсәтә. Казаннан чыккач тагын нәкъ 200 чакрым барасы икән. Ара ерак түгел. Берничә еллар элек районыбыз делегациясенең  Ярославль кебек ерак шәһәрләргә дә барып кайтканы бар.

Ни хикмәт, без кайсы төбәккә Сабан туе үткәрергә барсак, шунда яңгыр коя. Монда да Чуашия республикасына килеп керүгә яңгыр ява башлады. Сүз дә юк, язгы яңгыр иң шифалысы.  Кирәкле, көтеп алынган ул. Шулай да күңел Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә көннең кояшлы, аяз булуын тели.

Әмма яңгыр дигәнең үзенекен итте, я көчлеләнде, я салмак кына сибәли бирде. Шәһәр халкы яңгыр яуганда өеннән чыгарга ашкынып тормады бугай – Сабантуй җирендә халык аз булды.

Биредә Сабан туе бәйрәмен Чуашия республикасы татарларының милли мәдәни автономиясе үткәрә. Аның җитәкчесе Фәрит Гибатдинов үзләрендә дә, Татарстанда да бик мәгълүм шәхес. Аның Әлки Сабан туенда да катнашканы бар.

Менә матур итеп бизәлгән сәхнәдә  үзешчән сәнгать осталары чыгышы башланды. Алар яңгыр дип тормадылар – зонтларына ышыкланып баскан халыкның күңелен күтәрү өчен бик тырыштылар. Аннан сәхнәгә Әлкинең җыр-бию осталары күтәрелде, аларны Урмайдан килгән ансамбльләр алыштырды. Казан артистлары Радик һәм Алия Шәрипҗановлар да дәртле матур җырларын башкардылар.

 

Чабаксар мэры татарларны мактый

Инде тантаналы мизгелгә җиттек – сәхнәгә Сабан туе кунаклары чакырылды. Иң элек сүз хуҗаларга бирелде. Алар бу дәрәҗәле мәйданда үзләренең иң әйбәт эшләүче җирлек башлыгын, мәктәп җитәкчесен, татар теле һәм әдәбияты укытучысын, иң яхшы меценатларын, сәнгать һәм спорт осталарын бүләкләделәр.

Ә тәбрикләү өчен беренче сүз  кунакларга, ягъни безгә – Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде.

–Күршеләрне сайлап алмыйлар. Әгәр андый мөмкинлек булса, без һичшиксез Чуашстан республикасын сайлар идек,–диде Александр Федорович. –Бердән, бездә яшәүче чуашлар тырышлыклары, эшчәнлекләре белән аерылып торалар. Аннан соң, Чуашстан республикасы белән без бик тату, тыгыз элемтәдә яшибез. Бу дуслык элемтәләре безне яңа эшләргә, уңышларга рухландыра. Сабан туе бәйрәме мөбарәк булсын, игеннәрегез мул уңсын, ил-көндә тынычлык, иминлек хөкем сөрсен.

Ә Чабаксар шәһәре башлыгы Леонид Черкесев сәламләү чыгышында татар халкы адресына бик күркәм сүзләр әйтте.

–Татарлар республикабызда үзләрен иң  булдыклы милләт итеп таныттылар. Татарлар булган җирдә эш тә, тәртип тә, бәйрәм дә бар,–ди ул.

Татарстан Президентының милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлавын халыкка Әлки  районы башлыгы урынбасары  Рәшит Билалов җиткерде.

Сәхнә сәнгать осталарына тапшырылды. Җыр-биюле тамаша монда әллә ничә сәгать дәвам итте. Чуашиянең “Урмай”  фольклор ансамбле чыгышы безгә аеруча ошады. Үзебезнең Әлки кызлары-егетләре чыккач күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Безнекеләр сәхнәдә  җырлап-биеп кенә калмадылар, халык янына төшеп, тамашачыларны да әйлән-бәйләнгә чакырдылар.

Биредә футболны бик яраталар икән. Коеп яуган яңгыр астында Чабакчар шәһәр администраңиясе хезмәткәрләре белән безнең район егетләре туп типте. Очколар саны тигез булды, кыскасы, дуслык җиңде.

Янәшәдә, су эчендә диярлек калган келәмдә милли көрәш барды. Чын батырлар әнә шулай ачыкланды.

Көн яңгырлы булса да, уеннар, бәйгеләр дә күп оештырылды. Анда хуҗалар да, кунаклар да катнашты. Иң мөһиме, Татарстан һәм Чуашстан республикалары арасындагы элемтәләрне тагын да ныгытуга хезмәт иткән милли бәйрәмебез имин-ямьле үтте, күңелләрдә якты эз калдырды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net