Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде

0

Кичә Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына кагылышлы дини мәсьәләләрдә сөйләшү алып барды.
 
Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарларга килделәр: рамазанның беренче көне - 18 июнь; беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла, рамазанның соңгы көне - 16 июль. Димәк, 17 июльдә - Ураза бәйрәменең беренче көне.
 
Җыелышта катнашучылар Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә бертавыштан килделәр.
 
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.
 
Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 500 сум.
 
Фидия сәдакасы - 200 сум.
 
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.
 
Нисаб алтын (985 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.
 
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
 
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
 
http://matbugat.ru/news/?id=11835





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net