Бездән файдалы тәкъдим
1 июльдә “Заман сулышы” газеты 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан, без күп кенә кызыклы чаралар, бәйгеләр игълан итәргә җыенабыз, бүләкләр, сюрпризлар да булачак.
Ә хәзер беренчесе белән танышыгыз
Шарты түбәндәгечә: 1- 5 июнь аралыгында «Заман сулышы» газетына редакциягә килеп язылырга һәм 100 сумыгызны янга калдырырга мөмкин. Үзләре килүчеләргә ярты елга язылу бәясе 407 сум булачак, 100 сумын редакция куша.
Бу алым белән язылганда, газет, гадәттәгечә, почта аша атнага ике тапкыр киләчәк.
Адресыбыз: Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт, 1 кат, кабул итү бүлмәсе. Белешмә өчен телефон: 5-07-72, 5-39-59.
1-5 июньдә шәһәрдә яшәүчеләрне һәм авыл халкын редакциядә көтеп калабыз!