Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Әлки районы кырларына сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен атарга мөмкин

0

Чәчү тәмам, уңыш өчен көрәш дәвам итә

Районда язгы чәчү эшләре төгәлләнде диярлек. Соңгы культураларны да бик аз мәйданда чәчәсе калды.

Бүген инде сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен дә атарга мөмкин. Игенчеләребез тырышлыгы белән 48 мең 379 гектарда орлыклар җир куенына салынган. Бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның 16 мең гектардан артыгын бөртекле культуралар алып тора. Бөртек өчен кукуруз быел 9173 гектарда чәчелде. Хәзер аны  “Үзәк Әлки” филиалында соңгы гектарларда чәчәләр. Чагыштыру өчен: былтыр әлеге культураны 5724 гектарда иккән булганбыз. Көнбагышны да республикада иң күп үстерүче район без. Хәзергә 14 мең 697 гектарда әлеге кыйммәтле культура чәчелгән инде.

Районда терлекләр саны күп булганга, азык культуралары чәчү мәйданы да бездә шактый. Әйтик, силос салу өчен кукуруз 6 мең гектарны били. Берьеллык үлән дә 10 мең гектарга якын чәчелгән.

Ә “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы 72 гектарда бәрәңге утыртып куйды. Былтыр алар икенче икмәкне 50 гектарда үстергәннәр иде. Шулай ук 6 гектарда кәбестә үстерәләр.

Бүген авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында нинди бурычлар тора соң?  Бу сорау белән  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты (элеккечә әйтсәк баш агрономы) Фәргать Зәкиевка мөрәҗәгать иттек.

–Бүген бөтен көчне чүп үләннәренә каршы көрәшкә юнәлдерергә кирәк,–ди Фәргать Фаварисович. –Яңгырлардан соң җылы көннәр башлануга чәчелгән мәйданнарда чүп үләннәре күтәрелә. Шулай ук эссе көннәрдә сабан культураларында корткычлар хәйран азынып килә. Аларга каршы химик юл белән актив көрәшсәң генә  зур уңышка өмет итеп була. Үсентеләрне эшкәртү иртә таңнан һәм көн сүрелгәч башкарыла.

Фәргать Зәкиев әйтүенчә, әлегә районда 18 мең гктарда чүп үләннәренә каршы көрәш алып барылган. Ә төрле чирләргә һәм корткычларга каршы 12 мең гектар мәйданда эшкәртү үткәрелгән. Хуҗалыкларда әлеге мөһим чараны үтәү өчен техника да, химик препаратлар да бар. Эшне тиешенчә оештырып, көндәлек контрольдә тотып башкарасы гына.

Механизаторлар шулай ук  печән, азык хәзерләү техникасын ремонтлап, эшкә әзер хәлгә китерергә тиешләр. Пар җирләре итеп калдырылган мәйданнарны эшкәртә башлау өчен дә кулай вакыт җитте, бүген күп тракторлар сабан культуралары чәчүдән бушады.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net