Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Районда көтүгә чыгарлык сыер бармы?

0

Бер танышым: «Безнең авылда ялланып көтүгә чыгучылардан да бай кеше юк» дигәч, кызыгып куйдым. Ә нигә,  көненә 800-1000 сум акча эшләп алу зыянлы түгел. Шулай да вакытны ничек үткәрәсе, һава торышы нинди була бит әле, болар турында уйладым да, нигәдер бу эшкә күңел ятмады.


Авылларда көтү чыкты... Бу тема турында яза башлагач, балачакта көтүгә чыкканнар искә төште. Иртән уяталар, җәй көне һава торышы матур булса, ярый ла, пыскаклап яңгыр сибәләп торса, аннан да начары юк. Әти, чыбыркысын тотып, Бим кушаматлы этебез белән алдан бара. Без абый белән, кайвакыт апа да эләккәли, арттан сыерларны алып барабыз. Сумкада балык консервасы, йомырка, ипи, чәй. Җәй ахырына таба – кыяр, помидор. Рәхәт тә, шул ук вакытта авыр да вакытлар....
Хәзер районыбыз авылларында көтү  йөриме, әллә халык сыер асрауга бөтенләй кул селтәгәнме? Шөкер, юк икән әле. Мәсәлән, Керкәледә ике көтүгә 100 баштан артык сыер йөри. Шөгер очы дигәнендә 35-38ләп булса, Урта көтүдә җитмешләп. Көтү буенча җаваплы кеше (уполномоченный дип йөртәләр) Миншәһит абый  Хәсәншинны өйдә туры китереп булмады, хатыны Рәмзия апа: «Миншәһит мине «замы» дип йөртә, әйдә, сорауларыңны миңа гына бир» диде. Шулайдыр инде, ун еллап шушы эшне алып баргач, хатыныннан да әйбәт белүче юктыр, аннан, Миншәһит абыйга иртүк эшкә китәргә булганда, көтүне Рәмзия апа озата икән.
– Ел саен 1 майда көтү куабыз. Быел ике көтүгә генә калды, Тактакушлар хәзер безгә китерә башлады, – ди ул. – Халык чиратлап чыга, андый мөмкинлеге булмаганнары көтүчегә әйтә. Әлфия белән Руслан Кәлимуллиннар бу эшне алып бара. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр сыерларыбыз табигатьтә, тау башында рәхәтләнеп азык ашап йөри. Инешкә төшеп, су эчәргә мөмкинлек тә бар. Аллага шөкер, көтү тәртип белән бара, ризасызлык туганы юк, – ди Рәмзия апа.
Көтүче яллап чыгарсаң, бәясе 750-800 сум икән. Көтү тынычлангач, халык сарыкларын да шунда кушып җибәрә, хәер, алары күп түгел, ди. Бер йорттан ничә баш сыер  чыга дигәнгә, Рәшидә Гарифуллина бишне  куа, Дамир Гыйләҗев унны, калганнар өч, икене, ди әңгәмәдәшем. «Без үзебез дә гомер буе сыер асрадык, хәзер дә ике баш сыерыбыз бар, Аллага шөкер. Элек колхозга копейкага тапшырганда да бетермәдек. Сыерлы кеше сыйлы кеше, диләр, бик дөрес ул», ди Рәмзия ханым.
Урдалы авылында да ике көтү бар, берсе Болын очы, анда 24 сыер, икенчесе Үтәш ягында 54 сыер йөри икән. Менә соңгыларының көтүчесе юк, чиратлап чыгалар. Ә Болын очындагы көтүгә йөртүчеләр бу эштән котылган, монда Ринат Сабитов көтүче, ди уполномоченный Әлфинур апа Галимова. Биредә такса кыйбатрак, сыер башына бер мең сум.
– Сыерлар саны былтыргы белән чагыштырганда унлап башка әз. Өч-дүрт ел алып барам бу эшне, ел саен баш саны кими бара, авыл картая шул. Элек сарыкныкы гына ике көтү бар иде, – ди Әлфинур ханым. Урдалы җирлегендә йөртер өчен урыннар күп, терлекне үз иркендә йөртү дигән нәрсә бездә юк, ярамый, ди. 
Менә шулай авыл халкы тырыша-тырмаша, сыер асрау да алтын бәясенә төшә. Хөрмәтле укучыларыбыз,  ә сездә көтү буенча хәлләр ничек? Көтүгә чыгасызмы? 
 
Розалия МОСТАФИНА





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net