Нурлыбанат апа – орлыклы төш пешерү остасы
Сабантуйлар җитә, һәркем күңелле мәшәкать белән яна. Имәнлебаштан Нурлыбанат апа Имамиева исә бәйрәм табынына орлыклы төш пешерә. Түбән Кама районы һәм әлеге авылда элек-электән Сабантуйларга орлыклы төш пешереп, аны катырырга кар базларына куя торган булалар. Нурлыбанат апа әнисеннән өйрәнгән әлеге һөнәрен бүген дә онытмый: аны кызлары-киленнәренә өйрәтә, авылдашлары белән дә теләп уртаклаша. Оста без - журналистларга да әлеге осталыгы буенча мастер-класс күрсәтте.
Бу турыда тулырак язма газетабызның алдагы саннарында урын алачак.
