Полянка авылында яшәүче апабыз, әниебез ТӘГЪЗИМӘ ӘСХӘТ кызы ГАЛӘУТДИНОВАның 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, шатлыкларның иң олысын телибез. Алдагы көнең дә балалар шатлыгы, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын Ходай.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыыз да бергшә җыелып.
Шәфкатьле дә, тыйнак, сабыр да,
Итагатьле һәрчак хөрмәтле.
Шундый апай насыйп иткән өчен,
Без Ходайга мең-мең рәхмәтле.
Сине яратып: сеңлең Нәзирә, энең Айнур.Безнең бу теләкләргә әти-әни, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, барлык туганнар да кушыла. Без сине барыбыз да хөрмәт итәбез.
