«Әлмәт таңнары»ның «Сабыйга бәхет бүләк ит» акциясе паркта узачак
23 май көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында Әлмәт районының 85 еллыгына, Россиядә Әдәбият елына багышланган «Мин яратам сине, Әлмәтем» дигән концерт булачак.
Чара барышында артистлар чыгышы, уеннар, викториналар, бүләкләүләр, шигырь укулар белән беррәттән, «Әлмәт таңнары» үзенең 25 еллыгы уңаеннан игълан иткән «Сабыйга бәхет бүләк ит» акциясе дә дәвам иттереләчәк. Бу юлы «Альметьевский вестник» газетасы эстафетаны башкаларга тапшырачак. Бәхеткә тиенүчеләр кем булыр һәм эстафета кемнәргә тапшырылыр – җавапны бәйрәмгә килеп табарсыз.
