Җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 21 майда, республика буенча кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 6-11, көндез 18-23 градуска кадәр җылыта. Уртача алганда һава температурасы Татарстан районнарында бер төрле булачак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы төнлә – 8-11, көндез – 20-22 градус җылы.
22 майга каршы төндә 6-11 градус җылы булачак.
