Казаннан балалар белән Питерга баручы автобус авариягә эләккән. Үлүчеләр бар
Балалар белән юл һәлакәтенә эләккән автобус шоферы йоклап киткән булырга мөмкин.
Бүген иртән Татарстаннан Санкт-Петербургка карате буенча ярышларга балалар алып баручы автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Фаразлар буенча, автобусны йөртүче 51 яшьлек кеше руль артында йоклап киткән булырга мөмкин. Автобус каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт Түбән Новгород өлкәсендә Кстово шәһәрен әйләнеп узу юлында килеп чыга. Авариядә өч кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз бала үлә. Автобуста 11 дән алып 14 яшькәчә 12 бала була.
