Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Илназ Минвәлиев тамашачыларны яңа җырлары белән сөендерә

0

Районыбыз талант ияләренә бай. Бар өлкәдә дә мактап искә алырлык олы йөрәкле шәхесләребез бар.

Җыр сәнгате үзе зур дөнья. Сүзем-моңлы җырлары белән халкыбыз күңелен яулаган, районыбыз данын еракларга таратучы җырчы егетебез Илназ Минвәлиев турында. Танылган җырчы булуына дистә елдан артык вакыт узып та киткән. Бүгенге көндә горурланып сөйләрлек эш-гамәлләре бар. Күңеле җыр-моңга тартканга үз тырышлыгы белән танылган җырчы дәрәҗәсенә күтәрелә. 

Ямьле май аенда (20 майда) киң күңелле, олы йөрәкле популяр җырчыбызга 35 яшь тула. Үз төркемен булдырып иҗат итүенә-10ел. Шул еллар эчендә дистәдән артык чыккан дисклары, хит-парадларда яулаган алдынгы урыннары, Болгар премиясенә лаек булулары-тырыш, тынгысыз хезмәтенең нәтиҗәсе. Радио-телевидение хезмәткәрләренең хөрмәтле кунагы булуын да яшерми. Ел саен эчтәлекле җырлары белән яраткан тамашачысын сөендерә. Моңлы тавышлы Илназны бигрәк тә өлкән буыннар ярата. Концертлары һәрчак тулы залларда уза. Көчле, кабатланмас моңлы тавышлы булганы, элеккеге халык җырларын җиренә җиткереп башкарганы өчен ярата аны өлкәннәр. Залларны бизәп өлкән яшьтәгеләрнең утыруына үзе дә сөенә. Илназ эчтәлекле, заманча җырларны йөрәге теләгәнчә сайлый һәм халкыбыз тарафыннан яратып кабул ителә. Быел иҗат иткән яңа җырлары “Ярдәмләшеп яшик”, ”Изге теләк”, ”Кадерен белеп яшә” җырларының исемнәре дә нәкъ шуны сөйли. Бар иҗат иткән җырлары, күңеленнән чыккан моңнары радио-телевидение аша еш җырлатыла, халык сорый, зурлый аны. Хәйрия чараларында еш катнашуы да җырчыбызны бизи. Иң мөһиме-туган ягына гашыйк. Кайларга гына барса да, Балык Бистәсе ягыннан булуы белән горурлануын яшерми. Халкын,танылган кешеләрен хөрмәт итә, яратып искә ала. Иҗат төркеме белән бәйрәмнәренә ашкынып кайта.Гомер юлларында очраган һәркемгә рәхмәтле ул. 

Остазы-Хәмдүнә апа Тимергалиевага җыр дөньясына кертеп җибәрүе өчен гомере буе рәхмәтле булуын, Фәрит абый Хатыйповны бүләк иткән эчтәлекле,  матур җырлары өчен ихтирам итүен горурланып сөйли. Хәмдүнә апа үзе дә Илназның тырыш, моңлы җырчы булуын, аны яратуын яшерми. Илназ турында әңгәмәсендә : ”Минем Илназым үзе тырыш булды. Бигрәк тә җыр өлкәсендә үзең тырыш булмасаң, моңың булмаса бернинди ярдәм дә тия алмый,”- ди. Илназның үз укучысы буларак танылган, популяр җырчы булып китүенә сөенеп, матур киләчәгенә ышанып яши Хәмдүнә апа. Бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Яраткан гаиләсе, өч улы-аның терәге. Әти-әнисен, туганнарын, дусларын хөрмәт итеп яши җырчыбыз. Гаиләләре белән җыелышып 14 май көнне яраткан әнисе Разыя Зыя кызының-63, абыйсы Илһам Рәшит улының 40 яшьлек туган көннәрен матур итеп үткәреп җибәрделәр.

Киң күңелле Илназыбыз 1 июнь көнне Казандагы "Астория" ресторанына сәгать кичке җидедә бар дусларын, туганнарын, килергә теләгән һәр кешене үзенең туган көненә, юбилей кичәсенә чакыра. Анда танылган җырчыларыбыз катнашында матур тамаша узачак. Тырыш, максатына омтылучан якташыбызны күркәм юбилее белән котлыйбыз. 35 яшь-нәкъ яңа эш-гамәлләргә омтылган егет чак кына. Киләчәктә Илназыбыздан матур җырлар, игелекле эш-гамәлләр көтеп калабыз. Иҗат уңышлары беркайчан саекмасын, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, бәхетле-шатлыклы тормышлар телибез.

Закирова Альбина.

Яр Чаллы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net