Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Әлмәт ВИЧ-инфекция буенча икенче урында

0

Төбәктә ВИЧ-инфекция проблемасы һаман да киеренке булып кала бирә. Әлмәттә һәр атнаны диярлек ике-өч очрак ачыкланып тора. СПИД, алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында уйландырырлык байтак саннар китерелде.

Әлмәттә ВИЧ-инфекция 2000 елда ук теркәлә башлый. Бүген без әлеге авыру буенча Лениногорск, Бөгелмә районнары белән беррәттән лидерлардан саналабыз. Эпидемия башыннан районда 2037 ВИЧ-инфекцияле ачыкланган. Чир аркасында гомерләрен кыскартучылар саны да аз түгел. Әлмәт СПИД-үзәк баш табибәсе Рушания Усманова утырышта билгеләп үткәнчә, бүген төбәктә ВИЧ-инфекцияле 1122 кеше яши. Агымдагы елның дүрт аенда 36 кешегә шундый диагноз куелган.

Белгечләр чаң суга – бүген авыру йоктыручылар алдагы еллардагы кебек 14-19 яшьлекләр түгел, ә бәлки инде тормышка җитди карарга тиешле зурлар.

– Без элек 25 яшьлек, эшсез ВИЧ-инфекциялеләр белән очрашксак, хәзер аларның 63,9 проценты эшләүчеләргә, 68,9 проценты 30 яшьтән  өлкәнрәкләргә туры килә, – дип ассызыклады Рушания Усманова.

Чыгыштан аңлашылганча, кан тамырлары аша авыру йоктыручылар саны кимегән. Хәзер күпчелек XXI гасыр чумасын җенси юл белән ияртә.

Саннар артында – кеше язмышлары. СПИД тулы булмаган 30 ел эчендә миллионнарча гомерне өзәргә өлгергән. ВИЧ-инфекцияле татарстанлыларның да 21,6 проценты вакытыннан алда якты дөнья белән хушлашкан. 525 әлмәтле дә үлүчеләр исемлегендә. Һәр елны май аеның  өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне Бөтендөнья искә алу көне үткәрелә. Әлмәттә бу җәһәттән 15 майда нефть институты каршында акция оештырылды. Акциянең максаты кешеләрне әлеге авырудан саклау, уйланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырудан гыйбарәт.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net