Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Үрнәклеләр эшне чиратлап алып бара

0

Басуларда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, 31582 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелгән,

бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай  - 3869, арпа – 12521, борчак – 400,  берьеллык үләннәр – 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300 гектарда чәчелгән.

Чәчү белән башка төр агротехник чаралар да үткәрелә: чәчүлекләр шытымнар чыкканчы - 3900, шытымнар чыкканнан соң 3000 гектар мәйданда тырмаланган, 3100 гектар мәйдан – корткычларга, 3200 гектары чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Башка еллардан аермалы буларак, район басу-кырларына быел люпин чәчелә: әлеге культура составында аксым күп, кош-кортка катнаш азык өчен яхшы. Без “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсендә булганда, игенчеләр әлеге культураны чәчеп бетереп киләләр иде. Әлеге хуҗалыкта ул 577 гектар мәйдан биләячәк.

Бүлекчәдә чәчүгә, узган елдагы кебек, 27 апрельдә, тырмалауга 21  апрельдә керешкәннәр. Биредә барлык сөрүлек җир 4173 гектар мәйдан били. Көзге культуралар 8755 гектар тәшкил итә, алар ярыйсы гына кышлап, язга чыккач калкып киткәннәр. Язын чәчелгән арпа шытымнарын тырмалау бара. Көзге бодай чүп үләннәренә каршы эшкәртелә. Чөгендерне чәчеп бетергәннәр, ул 561 гектар мәйдан били, бүген-иртәгә аны чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлаячаклар.  Татлы тамыр чәчүне дүрт трактор иртәнге 5тән кичке сәгать 8гә кадәр  кыска срокларда башкарып чыкты, ди бүлекчә агрономы Николай Тугашев.

190 гектар мәйданга кукуруз чәчәсе калган. Бүгенге көндә хуҗалык язгы бодай чәчү белән мәшгуль: ул 258 гектар мәйданда чәчелгән инде. Аны бүлекчәнең “МТЗ -1221”  тракторларында ике чәчү агрегаты башкара. Алар  -  бүлекчәнең алдынгы механизаторлары Николай Расторгуев, Елизар Кузьмин.

Без Хуҗаш басуында Николай Расторгуев агрегаты эшен күреп кайттык. Язгы бодай элекке рапс урынына чәчелә. Серафим Абдулов агрегатны орлык белән тәэмин итеп тора. Чәчүлек җирне аларга Иван Минеев “К-700” тракторы белән әзерли.

- Быел эш оешканрак бара, Елизар тәүлегенә 71әр гектар арпа чәчте, Николай аннан әз генә калышты, - ди агроном.

Ул да булмады, Николай агрегаты, орлык алырга дип, Серафим Абдулов техникасы янәшәсенә килеп туктады. Һәр минут кадерле, шулай да без бер-ике сүз алышырга өлгердек.

- Хезмәт хакын вакытында алабыз, эш һәм ашату яхшы оештырылган. Безнең алда чәчүне кыска срокларда сыйфатлы итеп башкару бурычы тора, - ди Николай Расторгуев.

Аның агрегатында эшләүче егетләр Иван Чернов белән Алексей Ивановның  да  кәефләре яхшы. Алар озак тормыйча, янә эшкә кереште: чөнки һәр көн, һәр сәгать, минут кадерле. Язның бер көне ел туйдыра бит.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net