Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Зәйдә грек-рим көрәше бара

0

Бүген Зәйнең сәламәтләндерү спорт үзәгендә СССРның спорт мастеры Мансур Минһаҗевка 50 яшь тулу хөрмәтенә балалар арасында грек-рим көрәше буенча «Зәй» спорт мәктәбе ачык беренчелеге турниры оештырылды. Анда Зәй, Лениногорский, Түбән Кама, чалы, Менделеевск, Чистай, Уруссу, Баулыдан 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар җыелды. Барлыгы 108 яшь көрәшче беренчелекне алуга көч куйды.

Мансур Хәниф улы Минһаҗев тумышы белән Зәй районының Сармашбаш авылы егете. Алар игезәк туганы белән кечкенәдән үк Зәй данын яклап көрәшеп, төрле спорт ярышларында актив катнашып үскән егетләр. Кызганыч аның игезәк туганы бүген арабызда юк.

- 50 яшьлек юбилеебызга багышланган көрәш турнирын туганым истәлеген күздә тотып үзебезнең Зәй районында үткәрә алуыбызга шатмын. Мин үзем Чаллы шәһәрендә яшәү сәбәпле мондый ярышларны инде ун ел дәвамында уздырып киләм. Максат яшь буынны ныклы бәдәнле, спортны үз итүчеләр итеп тәрбияләү. Бигеш мәктәбендә физкультура дәресләре укытканда да без малайлар, кызлар белән спортның төрле төрләре буенча дәрестән тыш та яратып шөгыльләнә идек. Хәзер инде үзләре ил тоткасы булган ул егет-кызлар балачакларының спорта, сәламәт рухта үтүенә рәхмәтле булуларын белдерәләр, - ди Мансур Хәнифович.

Бер-бер артлы келәмгә чыккан берсеннән-берсе кечкенә малайларны күзәтүче, аларның көрәш алымын бәяләп торучы өлкән буын спортчылар, тренерлар яшь буынның менә шулай күпләп спортка тартылуын сөенеп күзәтте.

-Безнең Лениногорский районында көрәш секциясе инде 50 еллык тарихлы спорт оешмасы булып тора. Аңа һәр ел саен менә шундый кечкенә малайларның өстәләп торуы алга таба да көрәш спорты тарихыбызның яшәеше турында сөйли. Бүген без Зәйдәге турнирга 33 баланы алып килдек. Яшь буынның да, ата-аналарның да балаларының спортка тартылуы өчен җан атуларын күрү бик куанычлы. Әле яшьләре кечкенә булуга карамастан Татарстан беренчелегендә югары урыннар яулаучы Тимофей Сидов, Роман Мөхәмәтханов, Раил Астафьевларыбыз белән горурланабыз, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Лениногорский командасының баш тренеры Уел Бадыкшанов.

Ә балаларның үзләренә килгәндә алар һәр җиңүне горурлык белән кабул итә. Уртадагы келәмдә көндәшен чистага салып вәкарь белән генә атлап чыккан Зәй егете Руслан Исламов мәсәлән, әле бер еллап кына көрәш белән шөгыльләнә икән, ә инде район күләм ярышларда ул яулаган уңышлар берничәгә җиткән. Руслан әле беренче сыйныфта гына укый, шуңа күрә ул яулаячак үрләрнең алда булачагына шик юк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net