Зәйдә эшсезләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте
Бүген Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда эшсезләргә хезмәт урыннарын Түбән Каманың “Камэнергостройпром” ҖЧШ тәкъдим итте. Әлеге оешмага тимер-бетон эшләнмәләрне формалаштыручылар һәм стропальщиклар кирәк.
- Түбән Камада эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә без ир-егетләрне Зәйдән җыйнау нияте белән килдек. Эшне вахта ысулы белән оештыру күздә тотыла. Атна башында алып китеп, атна дәвамында тулай торакта яшәп эшләүне тәкъдим итәбез. Юл, тулай торак, ашау-эчү чыгымнарын предприятие күтәрә, бүгеннән безгә 25 эшче ир-егет кирәк, - ди кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Резидә Хәсәншина.
Район мәшгульлек үзәгендә 313 кеше исәптә тора. Шуларның 171е - хатын-кыз, калганнары ир-егетләр. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, барлык эшсезләрнең өчтән берен инвалидлар тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсе районда - 1,9 процент. Гомумән, ел башыннан 407 кеше мәшгульлек үзәге аша эшле булган.
- Хәзерге вакытта район предприятиеләре тарафыннан вакансияләр тәкъдим итү бик юк, шуңа күрә без күрше-тирә шәһәрләрдәге оешма-предприятиеләр белән элемтәгә чыгып, зәйлеләр өчен уңайлы хезмәт урыннары эзлибез. Нигездә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәткә вахта ысулы белән йөреп эшләү юллары барлана, - ди хезмәт урыннары белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Ольга Лаптева.
Ел башыннан төрле шәһәрләр оешмалары катнашында өч вакансияләр ярминкәсе оештырылган, алар аша 25 зәйле хезмәт урынлы булган.
