Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

ИРЕК МӘЙДАНЫНДА БӘЙРӘМ

0

Казанның Ирек мәйданында данлы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларын чагылдыручы сәхнәләштерелгән күренешләр белән ачылды. Парад исә  Россия һәм Татарстан әләмнәрен, Җиңү Байрагын  алып чыгу белән башланды. Аннары  Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган парадның турыдан–туры трансляция күрсәтелде. РФ Президенты Владимир Путин  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Ул Россия халкының бергәләп Ватанны коткару хакына мәңге онытылмас батырлык кылуын билгеләп үтте, шушы каһарманлыкның Бөек Җиңүгә китерүен, Россия халкының  һәм киләчәк буыннарының тыныч, лаеклы тормышын тәэмин итүен искәртте. РФ Президенты чыгышыннан соң ил азатлыгы хакына сугыш кырында һәлак булучыларны бер минут тынлык  белән искә алганнан соң Россия гимны яңгырады.

Татарстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан  Дәүләт Советы, хөкүмәт һәм шәхсән үзе исеменнән халкыбызны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән  котлады. “Бу бәйрәм безнең державаның көчен һәм куәтен, дөнья тарихы барышын билгеләргә сәләтле булуын, халкының бердәмлеген  күрсәтте.  Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бүген һәр гаиләдә бу авыр сугыш корбаннарын искә алалар. Без күп миллионлы тыл хезмәтчәннәре армиясе  турында да онытмыйбыз һәм алар белән горурланабыз”, - диде ул.  Шулай ук ул татарстанлыларның “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясендә актив катнашуын  билгеләп үтте.

Татарстан гимны яңгыраганнан соң, Ирек мәйданында тантаналы  марш башланып китте. Парад белән Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Владимир Майстренко җитәкчелек итте. Мәйданнан Суворов  училищесы курсантлары, Казан гарнизоны хәрбиләре, республика  уку йортлары вәкилләре, Татарстан Эчке  эшләр министрлыгы вәкилләре марш атлап узды. Аннары мәйданга хәрби техника колоннасы керде: ветераннар утырган трибуна алдыннан “БТР-70”,  “КАМАЗ- выстрел”, “КАМАЗ-тайфун” машиналары,  “БТР-80” бронетранспортерлары узды.  Тантаналы парад Казан гарнизоны хәрби оркестрының “День Победы” җырын башкаруы белән тәмамланды. Аннары мәйданнан “Газ-21”авторетроклубы сугыш һәм аннан соңгы еллар ретро автомобильләре   үтте. Тантананы балалар коллективларының чыгышы һәм бәйрәм концерт программасы дәвам итте.

Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

Сөембикә КАШАПОВА.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net