Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

САЙРА, КУРАЙ, МОҢЛАН, ТАЛЬЯН!

0

Былбыл сайравын тыңлап илһамланучы Ринат Мөхетдинов күренекле музыкантларның авылга килеп сәләтле балалар эзләве турында шаккатып сөйли:

- Шулай берчакны Башкортстанның Мәчетле районы Теләш авылы мәктәбенә оста баянчылар, тальянчы һәм курайчылар килеп төште. Һәрбер классның укучылары белән очраштылар. Кемнең нинди уен коралын моңландыруы белән кызыксындылар. Танышкач, өебезгә дә сугылдылар. Гаилә концертын тыңладылар. Урманчы әтием Сабир, укытучы әнием Сания, апаларым Галия белән Резидә мандолинада уйнады.  Абыйларым Дамир белән Сәгыйть тальян гармунны моңландырды. Мин көпшәгә өреп курайда көй чыгардым. Сеңлем Ләлә биеде. Бергәләшеп җырлап та күрсәттек. Аннары кунаклар әти-әнидән мине 5 нче класска Уфага – республика музыкаль тәрбия мәктәбенә укырга җибәрүне сорады. “Районнан бер Ринатны гына чакырабыз, - дигән булдылар. – Яшәү өчен интернат бар. Укытучыларыбыз сәләтне үстерә белә. Улыгызга гармунчы һәм курайчы булып танылу өчен бөтен шартлар тудырыла!”

Менә шулай итеп Ринат Башкортстан башкаласына килеп эләгә. Остазлары фаразлаганча, тальянда, хромкада, баянда, курайда халык көйләрен күңел кылларына кагылырлык итеп сиптерә башлый. Әмма ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп  калмый. Осталыгын арттырырга теләп,  1972 елда дүрт сыйныфташы белән Казанга юл ялгый, педагогика институтының музыка факультетында югары белем ала. Якташлары туган якларына кайтып киткәч тә, Ринат Татарстанда тоткарлана. Юлламага ияреп, химикларның Түбән Кама каласына килеп төшә. Армиядән соң да хаттагы: “Кайт! Фатир бирәбез!” – дигән сүзләргә күңеле йомшап,  кабат монда тукталыш ясый. Ачылган сәләтенең әҗерен халыкка кайтарырга теләп, “Яшьлек”, “Җидегән чишмә”, “Нардуган”, “Курайчылар” ансамбльләрен, “Мунча ташы” театрын сәхнәгә чыгаруда катнаша. Республика укытучыларының август киңәшмәсендә 755 курайчы баланы  мәйданда чыгыш ясатып шаккатыра.

Сигез ел элек Ринат, хатыны–ярдәмчесе Наилә белән бергә, Казанга күченә. Россия мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 13 нче балалар музыка мәктәбендә, югары уку йортларында тәҗрибәсен шәкертләре белән уртаклаша. 2013 елда Бөтен-дөнья студентлары җәйге Универсиадасында йөзәрләгән курайчыны һәм тальянчыны Казан урамнарына чыгарып, моңыбыз агышын дөнья спортчыларына тыңлата.

Әмма курайда, тальян, хромка гармуннарында уйнау өчен дәреслекләр  язучы авторга болай танылу гына җитми. Ул, 140 тан артык милләт вәкилләре үзләренең уен коралы дип санаучы курайны һәркемнең кесәсендә күрергә теләп, китапларын Казан мәктәпләренә тараттыра,  республика авыллары китапханәләренә җибәрттерә. Дусты Рафаэль Гыйләҗетдиновтан ясатып, тимер көпшәле мең курайны башкаладагы барлык белем йортларына да өләштерә. Канада, Финляндия, Казахстан ... кебек илләрдә яшәүче  милләттәшләр гозеренә дә битараф калмый. “Музыкага, сәнгатькә гашыйк баланың тормышка карашы  икенче, уйлау рәвеше башкача, – ди алтмыш яшьлек гомер бәйрәмен үткәрүче  остаз. – Башта курайда уйнаучының, аннан соң илһамланып тальян сузучының тәртипсез буласы килми”.

Музыка кораллары фабрикасы ябылганда,  курай һәм гармун ясау осталары юкка чыкканда, югары уку йортларының музыка факультетларына кыскартылу куркынычы янаганда,  авыл капка төпләрендә сихри тынлык урнашкан заманда, ярый  әле арабызда Ринат шикелле моңдашлар бар!

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net