Илкәй Гайнетдинова Бөтенроссия музыка әдәбияты олимпиадасы дипломанты
Район музыка мәктәбе укучысы Илкәй Гайнетдинова Бөтенроссия музыка әдәбияты олимпиадасы дипломанты булган.
“Илкәйнең эшенә Казан дәүләт консерваториясе укытучылары бәя бирде. Ә аның остазы Надежда Крайнова югары профессиональлек һәм педагогика осталыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде”,–дип хәбәр итте безгә музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина.
