Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Халыкның гадел хөкемгә ышанычы арта

0

Район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Рәшит кызы Миннәхмәтова балыкбистәлеләрнең сорауларына  җавап бирде. 

Соңгы вакытта халыкның судларга, гадел хөкемгә ышанычы тагын да артуы күзәтелә. Граҗданнар дәүләт органнары, эшмәкәрләр тарафыннан хокуклары бозылса да, күрше-күлән белән, гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, хаклыкларын исбатлау, хокукларын торгызу өчен судларга мөрәҗәгать итәләр. Чөнки бу–бердән-бер цивилизацияле юл. Халык белән судлар арасында “күпер” салуда массакүләм мәгълүмат чараларына да зур урын бирелә. Балык бистәсе район суды белән “Авыл офыклары газетасы укучылары арасында “турыдан –туры элемтә” үткәрү шушы хезмәттәшлекнең ачык бер мисалы булып тора. Быел бу матур традицияне дәвам итеп  район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Рәшит кызы Миннәхмәтова балыкбистәлеләрнең сорауларын кабул итте. Җир, торак, гаилә закончалыкларына кагылышлы дистәләгән сорау биргәннәр судьяга.
 
–Башкарма комитет миңа яшәү өчен йорт бирде, ул минем шәхси милкем түгел. Хәзерге вакытта бинага капиталь ремонт таләп ителә. Әмма Башкарма комитет аны ремонтлаудан баш тарта. Социаль яклау бүлеге дә ярдәм итми. Пенсиям нибары 6 мең сум. Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итим икән?
Олы Кульга авылында яшәүче
 
–Соравыгыздан аңлашылганча, Сез милек хуҗасы- Башкарма комитет биргән торакны нанимать итеп торасыз.
Россия Федерациясе Торак кодексының 65 маддәсе 2 бүлеге нигезендә, торакны социаль наем килешүе буенча бирүче торакка капиталь ремонт үткәрергә бурычлы. Шул ук кодексның 67 маддәсе 1 бүлегенең 5 пунктында бәян ителгәнчә, торакны нанимать итеп яшәүче билгеләнгән тәртиптә торакка капиталь ремонт үткәрүне таләп итәргә хаклы.
 
Россия Федерациясе Граҗданнар кодексының 681 маддәсе буенча да наемга бирелгән торакны капиталь ремонтлау, килешүдә башка тәртип искә алынмаса, торакны наемга бирүченең бурычы булып тора.
 
Граҗданинга торакны капиталь ремонтлауны таләп итеп Башкарма комитетка хат юлларга кирәк.
–Минем җир паем бар. Аны авыл хуҗалыгы кооперативына арендага биргән идем. Эшмәкәр пайдан файдаланган өчен бодай бирергә вәгъдә итсә дә, хәзер арыш алырга тәкъдим итә. Мин моның белән килешмим, бу ситуациядә нәрсә эшләргә?
–Россия Федерациясе Җир кодексының 22 маддәсе нигезендә, аренда түләвенең күләме  җир участогын арендалау килешүендә билгеләнә. Россия Федерациясе Граҗданлык кодексының 641 маддәсе буенча арендатор (сезнең очракта-эшмәкәр) милек белән файдаланган өчен вакытында түләргә бурычлы. Аренда өчен түләү тәртибе, шартлары һәм сроклары шулай ук килешүдә билгеләнә.
 
Бу язманы тулырак газетабыздан укый аласыз.
 
Фото редакция архивыннан. 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net