Балык бистәсендә яшәүче ХӘЛИЛ ИБРАҺИМ улы ГӘЙНЕТДИНОВның 10 нчы майда олы юбилее
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез сине чын күңелебездән 60 яшь тулу көнең белн котлыйбыз.
Сиңа тән сәламәтлеге, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм бәхет телибез. Гомерең буе син безгә кадерле кеше булдың, үзеңнең тирә-ягындагы без якыннарыңа шатлык өләшәсең, ярдәм итәсең, олысына да кечесенәдә син кешелекле һәм игелекле киңәшче, шуңа күрә дә син үзең олы хөрмәткә лаек.
әтиебез-безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәргә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре парлап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рәисә, балаларың, оныкларың һәм туганнарың.
