Интернетта наркосайтларга урын юк
Балык бистәсе районы прокуратурасы наркотик һәм психотроп матдәләр турында тыелган мәглүматлар урнаштырылган сайтларга даими мониторинг үткәрә.
Агымдагы елда гына да прокуратура наркотик һәм психотроп матдәләр таратуны пропагандалаучы 4 сайтны ачыклады. Аларны блокировкалау турында Роскомнадзорга хәбәр җибәрелде. Хәзерге көндә алар блокировкаланды.
Балыкбистәлеләр, оешма, предприятие, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре,наркотик һәм психотроп матдәләр таратуны пропагандалау турында мәглүмат урнаштырылган сайтларга тап булсагыз кичекмәстән район прокуратурасына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Адрес: Балык бистәсе, З.Шәймарданов урамы,69А йорт. Телефоннар:2-20-07,2-256-94, факс:2-26-89. Электрон адрес: Rsloboda. Prok@tatar.ru
Фото: http://kirovnews.me/novosti-kirova/14954-provayderi-zakrivayut-dostup-…
