Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Иске Зәйдә һәйкәл ачылды (фотолар)

0

Бүген Иске Зәй бистәсендә зур төзекләндерү эшләреннән соң тантаналы төстә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Тантаналы чара Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан парад белән башланып китте. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары  -  сугыш һәм тыл ветераннары балалар чыгышларын дулкынланып күзәтте. Чын солдатларча Җиңү байрагын күтәргән укучы егетләргә алар авыр елларны искә  алып, яшьле күзләре белән карады.

- Бөек Җиңү бәйрәмен кадерле ветераннарыбыз һәм аларны хөрмәтләүче балалар белән каршы алу  зур патриотик тәрбиягә ия. Безнең өчен Бөек Җиңү данының буыннардан-буыннарга күчеп саклануы бик кадерле. Шуңа да без хатирәләрне ныгыту максатын күздә тотып, һәйкәлләребезне, мемориаль комплексларыбызны саклауга, арттыруга, ныгытуга зур игътибар бирәбез. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын девизы белән яшибез. Ветераннарыбызга җиңү өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышына Зәй районыннан киткән 11600 кеше нәкъ менә Иске Зәйдә урнашкан хәрби комиссариаттан якыннары белән хушлашып, Җиңү көнен якынайту өчен юл алган. Шуңа да Иске Зәй бистәсендәге солдат һәйкәлен заманча мемориаль комплекска үзгәртүгә район җитәкчелеге җитди игътибар бирде. Аны рәссам-скульпторы Фазыл Шиапов  үзенчәлекле итеп реконструкцияләде.

- Әлеге һәйкәлне алдагы елларда өлешчә яңартуда катнашым булса да, аны тулысынча реконструкцияләү булганы юк иде. Минем белүемчә, һәйкәл 40 еллап элек куелган. Хәзер исә аны төп формасын югалтмыйча өр-яңадан эшләдек дисәк тә, ялгыш булмас. Зур мемориаль комплексның батырларга дан җырлап, әллә кайдан балкып торуын күз уңында тоттык, - ди автор.

Чыннан да, мемориаль комплекс искиткеч матур. Бер кулына каскасын, икенче кулына мылтыгын тоткан солдат, әйтерсең лә, авыр елларны онытмаска ишарәли. Ә аның янәшәсендә таш стендларга уеп язылган батырлар исемлеге мәңгеләштерелгән.

- Иске Зәебездә сугыш ветераннарына менә шундый һәйкәл барлыкка килүен күрүем белән дә мин бәхетле бүген. Без күргән авырлыкларны аңлап, хөрмәтләвегез өчен сөенәм. Бу җиргә башка афәт килмәсен, - дип күз яшьләрен сөртте һәйкәлгә чәчәк куярга килгән сугыш ветераны Василий Емелин.

Бүгенге көндә Иске Зәйдә өч сугыш ветераны исәпләнә. Алар - Василий Емелин, Максим Лукьянов һәм Александр Иванов. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Җиңү бәйрәме тантанасында ветераннарның икесе катнаша алмады. Әмма алар ихтирам-хөрмәт белән телгә алынды.

Тантаналы чарадан соң өлкәннәр, балалар барысы бергәләп һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Ветераннарга багышлап   туган як тарихын өйрәнү музеенда “Слава тебе, солдат!” күргәзмәсе дә ачылды. Биредә районда исән булган 57 ветеранның фотопортретлары урын алган. Җиңү бәйрәменә килгән һәркем күргәзмәне карап хозурлана, ветераннарыбыз белән горурлана алды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net