Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Безнең Зоя апа

0

 Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, газапларын күргән кешеләр - безнең өчен тере тарих. Яннарына барып, элекке вакытларны алар авызыннан ишетү, сөйләүләрен тыңлау сугышның ничек куркыныч булуын тулырак аңларга ярдәм итә.

Зоя Михайловна Абдулова 1931 елның 27 сентябрендә Мамадыш районы Иске Мочалкино авылында туа. Гаиләдә 7 бала булалар. Сугыш башланган елда мәктәпкә укырга керә. Зоя Михайловна ул елларны: “Язарга дәфтәр юк, иске китапның ак калган араларына яза идек. Ике кешегә - бер дәфтәр, хәтта карандашны да урталай бүлеп бирәләр иде”, - дип искә ала.

Зоя Михайловнаның әтисе - Михаил Никифоров, сугышның беренче көннәреннән илебезне сак-ларга китә. Ул Сталинград блокадасын өзүдә катнаша. Шуның өчен аңа бер ай ял бирәләр. Туган авылына кайта, гаиләсе белән күрешә, яңадан Ватанны сакларга китә. 1945 елда, җиңү яулап, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була Михаил Евдокимовичка.

Зоя Михайловна үз авылларында башлангыч классны бетергәч, бер ел рус мәктәбендә укый. Чөнки әтисен шул авылдагы мебель фабрикасына хисапчы итеп эшкә билгелиләр. Җидееллык мәктәпне күрше Вахит авылында тәмамлый. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызны Мамадыш педучилищесына имтиханнарсыз кабул итәләр. Ул анда 4 ел буе стипендия алып укый, башлангыч класслар укытучысы дигән диплом алып чыга.

Зояны юллама белән Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенә  математика укытучысы итеп җибәрәләр. Башта математика укыта кыз, аннан башлангыч класс укучыларына белем бирә. “Бер бүлмәдә икешәр классны бергә укыттык”, - дип искә ала Зоя Михайловна. Башлангыч мәктәп – бала тормышында иң мөһим чор: бу елларда барлык белемнәргә генә түгел, шәхескә нигез салына. Башлангыч сыйныф укытучысы ул нигезне салучы булып тора. Мәктәптә үткән һәр көн укучыга яңалык алып килергә, аны  кызыксындырырга тиеш, дип саный Зоя апа.

Зоя Михайловна гаилә бәхетен дә шушында таба. 1956 елда Сарсаз-Баграж авылы егете Василий белән гаилә корып җибәрәләр. Ул вакытта Василий Серафимович авыл Советы рәисе булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогика институтының математика бүлеген тәмамлый. Ул авыл мәктәбендә күп еллар физика-математика укытучысы булып эшләде. Зоя апа белән Василий абый гаиләсендә 4 бала үсте. Кызлары Роза алар юлын сайлады – шушы мәктәптә математика, информатика фәннәрен укыта.

Зоя Михайловна балаларга белем бирүгә гомеренең 33 елын багышлады. Аны мәктәп коллективы да, укучылары әле дә онытмыйлар, килеп хәлен белешәләр. Аның күп укучылары укытучы һөнәрен сайлады, мәктәпләрдә балаларга белем бирәләр.

Тыл хезмәтчәне Зоя Михайловнаның өендә шушы көннәрдә мәктәп коллективы – укучылар һәм укытучылар булып китте. Аңа Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырылды. Укучылар Зоя Михайловнага сугыш вакытларында популяр булган “Катюша”, “Кайтып керегезче” дигән җырларны башкардылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Ирина Чернова,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net