Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2015

Май башыннан Әлки районы авыл эшчәннәре чәчүгә төште

0

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре киң колач алды Игенчеләребез тырышлыгы белән уҗымнар, күпьеллык үлән мәйданнары тулысынча тукландырылды. Шулай ук 9500 гектарда күпъеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде. Басуларда көзге культураларны тырмалау, чәчү өчен туфрак хәзерләү дәвам итә.

Май башыннан авыл эшчәннәре чәчүгә төште. 13,9 мең гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде. Хуҗалыкларда хәзер арпа, солы, борчак, бөртеккә кукуруз, көнбагыш чәчәләр.

 

Мул уңыш алу өчен туфрак эшкәртүне, язгы чәчүне мөмкин кадәр иртә башлап, тизрәк башкарып чыгу кирәклеге яхшы мәгълүм. Менә “Көнчыгыш Әлки” филиалының “Алпар” отрядында да игенчеләр һәр аяз көнне тулы файдаланып эшләргә тырышалар. Биредә хезмәт кайнап тора.

–Без уҗымнарны тукландыруны очкычлар ярдәмендә башкардык,– ди отряд җитәкчесе Равил Нуруллин. –Хәзер туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны тырмалауда “Трион” һәм МТЗ тракторларында Илнар Насыйров, Ришат Маннапов эшли. К-744 куәтле тракторында Гаваз Зиятдинов чәчүгә кадәр культвация үткәрә.

 

Җитәкче әйтүенчә, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен орлык та, кадрлар да, техника да җитәрлек. Ягулык материаллары белән кытлык юк.

–Барлыгы 3677 гектарда чәчү җирләребез бар. Иң беренче сабан культураларын чәчүгә төштек. Әлегә бер смена иртәдән төнгә чаклы эшли,–диде хуҗалык директоры.

Әлеге хезмәтне тәҗрибәле механизаторлар Габделхак Бәдретдиновка, Илшат Шаһиевка, Әхәт Шәриповка, Рафик Ибәтовка йөкләгәннәр.

 

Карамалы авылы янәшәсендә Илнар Шаһиев иярләгән МТЗ 1221 тулы куәткә солы чәчәләр иде. 11 метрга чаклы озынлыктагы СЗП агрегатында хезмәт куючы Фәргать Хәйруллин һәм Рәис Фәрдуковның да эшләре бик җитди. Чәчкеч төзекме, орлык алымы дөресме – барын да контрольдә тотарга кирәк.

Илшат балачактан техника белән кызыксына. Аның руль артына утырганына да ике дистә елдан артык инде. Хуҗалыкның иң оста механизаторларыннан берсе ул хәзер.

–Күңелем гел кырга омтыла. Икмәк үстерү бер дә җиңел түгел. Нинди генә заманча техника булмасын, күп нәрсә без механизаторларның эшкә мөнәсәбәтенә бәйле. Җир-анабыз исә тырышканга меңе белән бирә,–диде Илшат кыска ял арасында сөйләшеп алганда.

Шундый тырыш, хезмәт өчен җан аткан егетләр булганда эшләре гөрләп бара шул. Язгы чәчүне май урталарында төгәлләргә ниятлиләр алпарлылыр.

Әйе, районыбыз игенчеләре алдында башкарасы эшләр иксез-чиксез әле. Һава торышының ничек үзгәрәсен алдан белеп булмый. Механизаторларыбыз, җитәкчеләребез һәр сәгатьне эшкә җигәргә, чәчүне җиренә җиткереп башкарып, озакка сузмый төгәлләргә кирәклеген аңлап эш итә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net