Хөрмәт, олылауларга лаеклы ул, Әлфинур( фотолар)
–Минем хезмәтем хәрәкәт итүне таләп итә. Көне буена нинди төр күнегүләр генә эшләмисең. Эшкә барып – кайтканда да мин саф һавада җәяү йөрергә яратам. Хәрәкәт–тормышның асылы, дип саныйм,–ди язма героем. Сүзем “Чулман йолдызлары” үрнәк балалар хореография коллективы җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Әлфинур Шәвәлиева турында.
Балачак мизгелләре
–Безнең йорт посадкага карап тора иде. Мин шунда чыгып хыялланырга, шигырь язарга, рәсем ясарга ярата идем. Беренче сыйныфтан ук биюгә, сәнгать мәктәбенә гармунда уйнарга өйрәнергә йөрдем,–дип искә ала балачак елларын Әлфинур Шәвәлиева.
Дүртенче сыйныфта укыганда беренче биюен куя ул. Мәктәптә география, табигать белеме, биология, җыр һәм физкультура фәннәрен яратып укыган. Дүртенче сыйныфта укыганда аны мәктәптән балалар белән бергә Казан шәһәрендә “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруына әзерләгәннәр. Әнә шул вакыйга аның киләчәк язмышына борылыш биргән, дисәм дә ялгыш булмас. “Шул вакыттан хореография укытучысы булырга максат куйдым”,–ди ул.
Язмабызның тулы варианты белән район газетасы битләреннән таныша аласыз.
