Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Ул бәхетне көтте, тик бәхет кенә читләде

0

Сугышның беренче көненнән үк Кече Укмас авылында яшәгән бабам Газиз бик күп иптәшләре белән фронтка китә. Әбиебез Минҗамал Ахун кызы җиде бала белән өйдә утырып кала.

Гаиләдә бердәнбер булышчысы 17 яше тулган улы Габбасны да бер елдан сугышка алалар. Гаиләдә иң олы кыз булып калган әниебез Зәйтүнәгә 13 яшь була.

Кече яшьтән  колхозда эшли башлый ул. Бүгенгесе көнне әниебезгә 86 яшь. Ул Яңа Арыш авылында гомер кичерә. Аларның сөйләгәннәрен язып бетерерлек түгел. Әниебез үтенече буенча бабабызның язмышы белән кызыксындык. Рәсәй саклану министрлыгы архивыннан байтак кына кыйммәтле документлар алдырдык. Аларны укыгач, йөрәк кысылып, тетрәнеп куя. Бу якты, тыныч, рәхәт тормышта оныклары яхшы яшәсен дип бик күп газаплар кичергәннәр шул алар.

Бабабыз Газиз артиллерия дивизиясенең 185 нче тупчылар полкына билгеләнә. 1941 елда Вязма шәһәре көчләр тигез булмаганлыктан, дошманнар тарафыннан камап алына. Чолганышта калган кызыл армиячеләр саны 380 меңгә якынлаша. Алар арасында безнең бабай да була. Сугыш башланыр алдыннан, Германия җирендә 60 махсус хәрби әсирләр лагеры төзелә. Аларның һәркайсы 30 мең кешене кабул итәргә тиеш була. Шуларның берсе Саксония провинциясенең Дрезден шәһәре янәшәсендә урнаша.

Аны безнең телгә әйләндергәндә “үлем лагеры” дип атап йөртәләр. 1941 ел ахырында хәрби әсирләр шушы лагерьга китерелә. Кызылармиячеләр арасында Польша, Югославия, Италия содатлары да була.

Бу лагерь кыр уртасында ачык һавада урнаша. Ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган корылмаларыннан башка кереп ышыкланырлык бараклар да булмый анда. Ашарга-эчәргә дә бирмиләр. Салкыннан, яңгыр, кардан саклану өчен әсирләр җир казып шунда җылынырга мәҗбүр булалар.

Шушындый коточкыч шартларда ачлык, йогышлы авырулар башлана. Меңәрләгән кеше һәлак була. Күбесен атып үтереп крематорийдә яндыралар. Архив документларына караганда 1941-1942 елларда бу лагерьда 10 677 хәрби әсир була. 1941 елның декабреннән 1942 елның мартына кадәр тиф эпидемиясе һәм башка йогышлы авырулардан бик күпләр һәлак булалар.

Бу лагерьларда барлыгы 30 меңнән артык кызыл армияче һәм башка хәрбиләр җәфа чигә. 1942 елның 16 октябрендә бабабыз атып үтерелә. Ул лагерь янындагы туганнар каберендә 409 нчы участокта җирләнә. Яковсталь авылы янәшәсендә шундый 24 каберлек бар. 1990 елда әлеге лагерь урнашкан урында фаҗигале төстә һаләк булганнар хөрмәтенә тантаналы төстә мемориаль комплекс ачылган.

Кече Укмас авылында әбиебез Минҗамал Ибраһимова гомере буена бабайны кайтканын көтте. Тик бу бәхеткә ирешә алмыйча, бу якты дөньядан мәңгегә китеп барды.

Васил Хафизов,

 Балык Бистәсе.

Фото: http://inforotor.ua/id/persons/Abdurakhman_Avtorkhanov






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net