Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Әлмәттә язучы Рафаил Төхфәтуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фотолар)

0

Шәһәрдә фронтовик язучының исемен мәңгеләштерү дәвам итә.  Бүген Ленин урамындагы 43 нче йортта чираттагы зур тантана булды – Рафаил Төхфәтуллин 35 ел яшәгән әлеге йортка мемориаль такта урнаштырылды.

Билгеле булганча,  Рафаил Төхфәтуллин Әлмәткә 1959 елда күчеп килә. Биредә кара алтын чыгаручылар һәм башка һөнәр ияләре белән аралашып яшәү аның иҗади офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Нәтиҗәдә төрле эчтәлектәге, шул исәптән нефтьчеләр эшчәнлегенә багышланган әсәрләр туа. Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин 1974 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. 1994 елда күренекле язучы арабыздан мәңгелеккә китә. Аның әсәрләре бүген дә яратып укыла. Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчелеге карары белән шәһәребезнең бер урамына, китапханәгә күренекле язучының исеме бирелә, аның исемендәге әдәби бүләк булдырыла. 

Мемориаль такта кую тантанасына район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, шагыйрь-язучылар, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.

– 2015 ел – Әдәбият елы дип игълан ителде. Без быел уза торган әдәби чараларга аеруча зур игътибар бирәбез. Мемориаль такта кую тантанасы да район тарихында зур урын алырга тиеш , – диде Наҗия Мисбаховна. –  Ни өчен дигәндә, Арча якларында туып-үскән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәттә яшәп, үзенең халкына, милләтенә хезмәт иткән, тарихыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлешен керткән. Истәлек тактасын ачу безнең күптәнге хыялыбыз иде.  1994 елда районда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия булдырылды. Ул үзләрен мәдәният, сәнгать, иҗтимагый-агарту эшләрендә таныткан талантлыларга бирелә.  Рафаил Төхфәтуллинның мирасы әһәмиятле, ул әле дә иҗат кешеләрен барлап, алга таба да юл күрсәтеп торадыр кебек. Арчадан якташлары да безгә истәлекле такта ачуыбыз өчен  Рәхмәт хаты җибәрделәр.

Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев әлеге эшне  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе, АГИМС ректоры Ильяс Салаховның ярдәме белән башкарырга мөмкин булуын искәртте. Чара чәчәкләр кую белән тәмамланды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net