Әлмәттә төнлә китапханәләр уяначак
Бүген Әлмәтнең “Идел буе халыклары әдәбияты” китапханәсендә “Китап төне” акциясе узачак.
Кичке җидедән тугызга чаклы теләге булган һәркем китапханәгә килеп китап укый алачак. Бу акция Россиянең башка китапханәләрендә дә булачак. Чара илебездәге Әдәбият елына багышлана.
Барлык китап сөючеләрне Ленин урамы, 22 нче йортка чакырып калабыз.