Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Штрафлар белән куркыту гына җитми, үзаңны үзгәртергә кирәк

0

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны әлеге комиссия рәисе, Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Рифкат Минниханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның I кварталында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча федераль программа канәгатләнерлек дәрәҗәдә тормышка ашырылган. Аерым алганда, юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны узган елгы дәрәҗәдән кимрәк булган. Шулай да 85 кешенең гомере өзелү,юл транспорт фаҗигаләренең күп булуы җитди борчу тудыра. Тизлек режимын сакламау- авыр һәлакәтләргә илтүче төп сәбәп булып кала икән.

Шамил Гафаров, штрафларга гына таянмыйча, профилактик чаралар аша юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзаңын үзгәртергә тырышырга кирәк дигән фикерне ассызыклады.

Ә безнең район юлларында хәлләр ничегрәк икән соң? Комиссиядә алган тәэсирләрне суытмыйча, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә корып алдык.

-Айрат Әгыйтович, сөйләшүне без дә 1 квартал йомгакларыннан башлыйк инде.

- Агымдагы елның өч аенда район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 4 кеше һәлак булды,7 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, аварияләр икегә артык, корбаннар саны 4 кешегә ким. Комиссия утырышында басым ясалганча, статистика җитди борчу тудырылык.

-Ә сәбәпләренә килсәк...

- Төп сәбәп һаман шул бер инде: машина руле артына утырган бик күпләр үзләрен автогонщик дип хис итәләр бит бездә, каядыр ашыгалар. Билгеләнгән тизлекне арттыралар, узышу кагыйдәләрен бозалар ә үзләренең машина белән идарә итү «осталыкларын», юл, һава шартларын исәпкә алмыйлар. Ә нәтиҗәләре бик тә аяныч: быел гына 5 бәрелешү очрагы булды. Аларда 2 кеше үлде, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Ике машина йөртүчеләренең руль идарәсен югалтулары нәтиңәсендә юл читенә тәгәрәделәр.

-Мондый фаҗигаләрне киметү юнәлешендә нинди чаралар күрәсез?

- Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозуларга юл куймау, шул рәвешле фаҗигаләрне булдырмауга юнәлдерелгән инде. Бигрәк тә һәлакәтләргә еш илтә торган, кагыйдәләрне тупас бозу очракларына игътибар итәбез.Шундый 550 машина йөртүче тоткарланды. 17 кеше машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре өчен җавапка тартылдылар. 11 автомобилче узышу кагыйдәләрен бозганнар. Пассив куркынычсызлык чараларын санга сукмаучылар да очрап торалар: 345 кеше саклык каешын каптырмаганнар, 59 автомобилче балаларын махсус креслоларсыз йөрткәннәр. Җәяүлеләрнең тәртибе дә ташка үлчәрлек кенә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 102 кешегә штраф салынды. Штраф дигәннән,аларны вакытында түләмәүчеләр дә очрап тора. Өч ай эчендә генә дә шундый 36 автомобилче җаваплылыкка тартылдылар. Аларның унбише 2-5 тәүлеккә кадәр административ кулга алындылар, берсе төзәтү эшләрнә хөкем ителде. Калганнары штрафларын икеләтә күләмдә түләргә туры килде. Бүгенге көнгә 10 мең сумнан артык штрафы булган 50 гә якын кеше бар әле.

  Юлларда тәртип салуда полиөиянең участок уполномоченныйларының өлеше дә күләмле. Алар көче белән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 272 очрагы ачыкланды. Хәзер алар кулында исереклек дәрәҗәсен ачыклый торган “алкотестр” приборлары да бар.

-Язгы- җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер интесивлаша. Сезгә дә эш арта торгандыр инде.

- Әйе, хәзер кыш көне йөрмәгән автосөючеләр дә “корыч атлар”ын иярлиләр. Аларга мотоөикл, мопед,скутер, велосипед йөртүчеләр кушыла. Җәйгә чыккач, нәкү менә ике көпчәкле транспорт чаралары катнашындагы аварияләр саны арта. Узган ел скутер, мопедта документларсыз йөргән 20 үсмерне тоткарлаган идек. Быел да күренә башладылар инде. Ата-аналарның, үсмерләрнең исләренә төшерәбез:мопед, скутер белән таныклыксыз идарә итәргә ярамый. Ә 14 яше тулмаган балаларга исә велосипед белән автомобил юлларында йөрү тыела.

-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең соңгы утырышында,автомобилчеләрне штрафлар белән куркытудан бигрәк профилактик эш аша үзаңнарын үзгңртергә  кирәк дигән фикер әйтелде. Сез моның белән килешәсезме?

-Килешәм әлбәттә,юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр културасын тамырдан үзгәртми торып юлларда тәртип урнаштырып булмаячагы кән кебек ачык. Һәлакәтләрнең күпчелеге рул артында утыручыларның ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар бит. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, автомобил юлларында узыш-куыш оештыралар. Андыйларга карата закон нигезендә катгый чаралар кулланмый булмый шул инде.

Әңгәмәне Илгиз Җамалиев оештырды. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net