“Ел укытучысы – 2015” конкурсына нәтиҗә ясалды
17 апрельдә Казан шәһәренең 178 нче Мәгариф үзәгендә “Ел укытучысы – 2015” профессиональ осталык республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
Конкурсның финалында 45 Татарстан укытучысы катнашты. Алар – конкурсның зональ этабы җиңүчеләре.
Лауреатлар һәм җиңүчеләр арасында Лениногорск шәһәре укытучылары да бар. Нәтиҗәдә, “Ел укытучысы – 2015” конкурсында II урынны 5 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Бострикова (фотода) яулады.
“Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015” номинациясендә 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких лауреат булды.
“Татарстан Республикасы Ел укытучысы – 2015” конкурсы җиңүчеләрен олылау 2015 елның октябрь аенда Укытучылар көнендә булачак.
