Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Бездән инициатива, бердәмлек кирәк

0
13 апрельдә Казанда "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форум булды. Анда республиканың барлык районнарыннан  300 гә якын кеше катнашты. Алар – 40 тан артык иҗтимагый оешма вәкилләре – "Президент белән бергә"  республика иҗтимагый хәрәкәтен булдырырга дигән карарга килделәр. Форумда Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чит телләр укытучысы, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" Бөтенроссия  иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәрипова да катнашты. Без аның белән очрашып, әлеге яңа хәрәкәт, аның бурычлары турында сөйләштек.
 
 
–Республикада көн саен диярлек яңа вакыйгалар булып тора, яңа проектлар, идеяләр тормышка ашырыла. Аларның күбесенең башында яшьләр тора. Гөлназ, "Президент белән бергә" гомумреспублика хәрәкәте дә  яшьләр инициативасы белән булдырылды бит?
–Әйе, Казанда "Президент белән бергә" Иҗтимагый инициативалар үзәге ачылган иде. Аны яшьләр оешмалары оештырды. Ике атна элек әлеге үзәк  җәмәгатьчелеккә республиканың үсеше хакына берләшергә чакырып мөрәҗәгать итте.
Гөлназ, сез форумда булдырган "Президент белән бергә" хәрәкәтенең максаты, бурычлары нинди соң?
–Бу хәрәкәт  татарстанлыларны берләштерүне, республикада тынычлык һәм татулыкны саклауны һәм Президент программаларын һәм инициативаларын яклау, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итү өчен конкрет эшләр башкаруны күздә тота. Форумда сүз алучылар Миңнеханов стратегиясенең республикада яшәүче һәр кеше өчен зур перспективалар һәм гарантияләр тәэмин итүенә басым ясадылар. Соңгы биш елда Татарстан  мөһим социаль-икътисадый  юнәлешләрдә лидерлык позицияләрен ныгытты. 
Һәм бүген, илдә катлаулы вәзгыять хөкем сөргәндә, республикабызның үсешен саклау өчен берләшү бигрәк тә әһәмиятле бит.
–Форумнан нинди идеяләр, планнар белән кайттыгыз, Гөлназ?
–Без анда өч секциягә бүленеп эшләдек. Мин "Иҗтимагый пространствоны үстерү" секциясендә идем. Анда креатив проектлар төзү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен грантлар фонды хакында сүз барды. Беләсезме, республиканың киләчәгенә битараф булмаган, гомер кичергән җирлегенә файда китерергә теләгән кешеләр – олысы-кечесе, шулай ук иҗтимагый оешмалар үзләренең тәкъдимнәрен һәм инициативаларын тормышка ашыра, яңа проектлар эшләүдә катнаша алалар. Әлеге проектларны чынга ашыру өчен зур грант фонды булдырылган. Без республиканың "Инициативалар картасы"  белән дә таныштык. Аннан күренгәнчә, шәһәрләрдә инде проектлар төзү белән ныклап торып шөгыльләнәләр. Авыл районнарында, шул исәптән бездә дә бу эш сүлпән бара әле.
–Гөлназ, белүемчә, бүген белемле яшьләрне авылда калдыруга кагышлы проектларга аеруча өстенлек бирелә. Сезнең дә бу җәһәттән тормышка ашырырга хыялланган идеяләрегез бар бугай?
–Шулай дияргә дә була. Бу хактагы фикерләрем белән мин узган ел районның яшьләр форумында да чыгыш ясаган идем. Яшерен-батырын түгел, бүген бит авылның иң зур проблемаларыннан берсе  – яшьләрнең туган җирдә калырга теләмәве, читкә китеп урнашуы. Ә бит шәһәрдә дә егет-кызларны колач җәеп көтеп тормыйлар. Анда үз белгечлегең буенча эшкә урнашу, тораклы булу бик авыр. Шул ук вакытта авылда яшьләргә  ихтыяҗ бик зур.
–Авылга сезнең кебек патриотлар, инициативалы, булдыклы егет-кызлар кирәк шул…
–Вуз тәмамлагач туган районыма кайтып эшли башлавыма өч ел була. Баштарак авылда бик күңелсез тоелды. Дусларым, курсташларым Казанда калды бит. Әмма берникадәр вакыттан соң күнектем. Авылның минуслары белән беррәттән плюслары, ягъни өстенлекләре дә байтак бит. Биредә тыныч мохит, саф һава, теләсәң рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә була. Ә авыл мәктәпләре шәһәрнекеннән һич калышмый хәзер. Тик менә яшьләргә эштән соң аралашу, заманча ял итү урыны юк. Авыл клублары бу бурычны хәл итәрлек түгел. Минемчә, район үзәгендә яшьләр өчен комплекс булдырырга кирәк. Анда йөзү бассейны да, бильярд та, интереслар буенча клублар-түгәрәкләр,  өстәл уеннары да, кафе да булсын иде. 
–Районыбызда мондый проектны эшләргә алынучылар табылып, грант ота алсыннар иде шул. Гөлназ,  ә бит сезнең грант оту тәҗрибәгез бар инде?
–Районга кайтып эшли башлагач, 2012 елда "Безнең яңа укытучы" гранты откан идем. Моның өчен хезмәт хакына өстәмә дә түләнде, гимназиядәге класс-кабинетыма интерактив такта, мультимедиапректор, башка кайбер җиһазлар кайтарылды.
–"Президент белән бергә" гомумреспублика хәрәкәтенә сезнең  шәхси мөнәсәбәтегез ничек?
–Һичшиксез, мин бу хәрәкәтне хуплыйм. Президент программаларын гамәлгә ашыруга һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов зирәк тә, эшлекле дә, перспективаны күрә белүче дә. Бүген Татарстан дөньяның күпме илләре белән икътисадый бәйләнешләр булдыра. Форум эшен алып баручыларның берсе – Санкт-Петербург кешесе – икътисадый яктан иң зур үсеш алган төбәк булганга Татарстанга күчеп килүен сөйләде. Үзем мәгарифтә эшләгәч, бу тармакка  Президент программаларының нинди зур этәргеч, стимул бирүе миңа аеруча яхшы мәгълүм. Әйтик, "Алгарыш" программасы нигезендә иң актив һәм булдыклы чит тел укытучылары чит илләргә барып тәҗрибә алу, белемнәрен арттыру мөмкинлегенә ия булдылар. Үзебезнең район укытучылары да Сингапурда, Англиядә, Америкада булып кайттылар. Президент кайгыртмаса, авыл укытучыларына кайчан мондый форсат чыгар иде әле?! Гомумән, укытучылар өчен грантлар бик күп бүген. Авыл мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы ярдәмендә никадәр белем йортларыбыз яңарды, заманча җиһазланды. Илбашының мәктәпләрне оптимальләштерү сәясәте дә балаларга белем бирүне яхшырту, югарырак дәрәҗәгә күтәрү максатыннан эшләнә бит. 
Бер сүз белән әйткәндә, республикабызның тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек программаларыбыз бүген бик күп. Аларны уңышлы тормышка ашыру өчен бездән инициатива, тырышлык, бердәмлек сорала.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт,  уңышлар сезгә, Гөлназ.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net