Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2015

Ә сез Президентка нинди сорау бирер идегез? (СОРАШТЫРУ)

0
Иртәгә, 16 апрельдә, Президент Путин россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. "Владимир Путин белән туры элемтә"  номерларына бушлай шылтыратып, илбашына теләсә нинди сорау бирергә мөмкин. Халыктан инде миллионнарча мөрәҗәгать кергән. Ә сез Президентка нинди сорау бирер идегез?
 
Татьяна Кузнецова, Иске Хурада фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
–Минем бериш законнарга үпкәм бар. 1991 елда бала карап өйдә утырган вакытның хатын-кызларның гомуми эш стажына кертелмәве турында закон кабул ителгән иде. Ә мин 1992 һәм 1996 елларда бәби таптым әле. Барысы алты бала үстердек. Әнә шул бала караган чорның эш стажына кермәве аркасында мин пенсиягә яшьтәш хезмәттәшләремә караганда өч-дүрт елга соңрак чыктым. Дәүләт бит үзе күп бала табуны алга сөрә. Нигә соң алайса шундый мәгънәсез кануннар чыгаралар икән?!
 
Илфир Әхмәтҗәнов, эшмәкәр, Базарлы Матак авылы:
–Үткән атнада Россия Дәүләт Советында кече һәм урта бизнесны үстерү турында зурдан кубып сөйләштеләр. Анда Путин да, Миңнеханов та катнашты. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары һаман да сүздә генә калмасмы? Сизелерлек ярдәм булырмы? Югыйсә бизнес өчен ансат чор түгел хәзер. Салымнар алга барырга бик ирек бирми, адымнарны тышаулый. Эшкуарлар, бигрәк тә эшен башлаучылар нинди ярдәмгә өмет итә ала?
 
Рәсимә Гайфуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы:
–Татарстанда авыл клублары төзү программасы эшли. Шуның нигезендә без дүртенче клуб салабыз. Әмма бу программаның гамәлдә булу вакыты быел төгәлләнә. Ә бездә бит әле бик начар хәлдәге мәдәният йортлары байтак. Хөрмәтле Президент, авыл клублары төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын тагын берничә елга озайтып булмас микән?
 
Людмила Морозова, пенсионер, Юхмачы авылы:
–Пенсияләрне сизелерлек арттыру күздә тотыламы икән? Менә мин биш бала тәрбияләп үстердем, 22 ел эш стажым бар. Ә минималь пенсия белән лаеклы ялга чыктым. 6 мең сумга ничек яшәргә? Авыл җирендә бит мондый хәлдәге өлкәннәр бик күп. Без пенсиянең артуына өметләнәбез, көтәбез.
 
Ирина Ферапонтова, Иске Тахтала төп гомумбелем мәктәбе директоры:
–Президент Путин аз комплектлы мәктәпләр язмышы турында ни уйлый икән? Мондый мәктәпләрне саклап калу юлларын эзлиләрме?
Укучылар саны аз дип мәктәпне бетерү бик тиз. Ә бит мәктәпсез калган авыл бетүгә таба йөз тота. Әнә безнең күрше Яңа Тахтала авылы, мәктәбе ябылгач, халык аннан күпләп күчеп китә башлады. Хәзер ул авыл юк инде. Авыл халкы мәктәпләрне бетерүгә, башлангычка гына калдыруга бик каршы. Бу мәсьәләдә җиде кат үлчәп, бик сак эш итәргә кирәк.
 
Нәзимә Борһанова, социаль хезмәткәр, Татар Борнае авылы:
–Авылда хәзер тормыш бик әйбәт, Яшәү шартлары яхшы, эшлим дигән кешегә хезмәте дә бар. Әмма мине балаларыбызның киләчәге борчый. Уку йорты тәмамлап, диплом алып чыгалар да, эш таба алмый аптырап йөриләр. Яшьләрне эшкә аласылары килми: стаж кирәк, диләр. Стаж туплар өчен берәр җиргә кереп эшләргә кирәк бит. Нишләргә яшь белгечкә? Яшәргә үз почмаклары булмау да кыен. Ә социаль ипотека буенча фатир алу бик читен. Президенттан сорар идем: яшь белгечләрне эшкә алу, ипотекага фатир сатып алу тәртибен гадиләштереп булмыймы?





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net