Уйларым сиңа илтә
Сагындыра изге Мәккә җире,
Әл-Хәрамга килә очасы.
Аллаһ йорты–Кәгъбәтуллам сине
Килә, үбеп кат-кат кочасы.
Эсселегең һич тә алҗытмады,
Яшәгәндә Мина җирендә.
Ташлы таулар күз алдыннан китми,
Уйлар илтә Мөздәлифәгә.
Нур тавында булып кайттым бүген,
Гарәфәттә тордым догада.
Мөхәммәд (с.г.в.)нең мин сулышын тойдым
Менеп төштем Рәхмәт тавына.
Зәм-зәм суын йотлыгыплар эчтем,
Тыелмыйча, һич тә туктамый.
Тавафны да күп мәртәбә кылдым,
Халык «диңгезенң» карамый.
Мәдинәсе нинди нурлы шәһәр,
Шифалы соң рәхәт һавасы,
Намазга!–дип һаман көтә сыман,
Мөхәммәд (с.г.в.)нең Җәннәт бакчасы.
Төшкә керү Мөхәммәд(с.г.в.)ле Мәккә,
Сагындыра нурлы Мәдинә.
Мең мәртәбә сиңа барыр идем,
Изге җирләреңне күрергә.
Динара Хисаметдинова.
Фото:
