Зәйлеләр мәрхәмәтле гамәлләрдә актив
Зәйнең “Сәламәтлек” спорт мәктәбе беренче катында социаль авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм йөзеннән төрле киемнәр җыю акциясе дәвам итә. Инде аңа битараф калмаучы зәйлеләр шактый гына кием-салым китерергә өлгерде. Тиздән биредә гаиләләрне чакырып, кирәкле әйберләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылачак.
